Сирень Миннебаев: «Мин авылда яшәүнең кимчелекләрен күрмим»
Бүгенгесе көндә авыл җирендә тормыш алып бару хакында Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Мизхәт улы Миннебаев белән сөйләштек.
Авыл кешесен нәрсә борчый? Ни өчен яшьләр шәһәргә күченеп китәләр? Авылда яшәүнең кыенлыклары бармы?
- Сирень Мизхәтович, бүгенге көндә авыл кеше-ләрен нәрсә борчый? Бә-хәсле мәсьәләләр бармы?
- Әлбәттә, авыл җирендә яшәүнең үз үзенчәлекләре була. Шуңа бәйле берничә актуаль проблема бар. Шуларның берсе - кыш көне юлларны кардан чистартып өлгермәү. Үзебезнең техника булмагач, читтән килешүләр төзергә туры килә. Ул техника башта үз авылын чистарта, аннары гына безгә килә. Шуңа күрә карны вакытында чистарту кыенлаша. Җәен исә су проблемасы. Эссе һава торышы булса, суны бик җиткереп булмый. Кайбер авылдашлар суга килешү төземәгәннәр, шуның белән суны исәпсез тоталар, исраф итәләр. Быелны үзебезнең авыл кешеләреннән җыелган үзара салым акчасы хисабына тагын бер скважина бораулаттык, ул әйбәт кенә эшләп килә.
- Елдан-ел авылларда маллар саны әзәеп бара, бу хакта үзегезнең фикерегез ничек?
- Чыннан да, хәзерге вакытта бу мәсьәлә бик җитди тора. Авылларда савым сыерлар һәм башка мөгезле эре терлекләребез кими. Авыл хуҗалыгы - ул бит инде бик авыр тармак. Мал асрау җиңел эш түгел, физик көчне бик нык таләп итә. Хәзерге вакытта аларны үзеңдә үстереп ит-сөт җитештерүгә мохтаҗлык юк. Гомумән, кешеләрнең мөмкинлекләре булгач, сатып алу ягын карый-лар. Шуның өстенә азык-төлекнең, печәннең кыйм-мәтләнүе дә шушындый хәлгә китерә. Әмма бу өл-кәдә хөкүмәтебез савым сыерлар тоткан кешеләргә субсидия ярдәмендә чыгымнарны кире кайтара, өстәмә тагын аларга районыбыздан да, республикадан да акчалата ярдәмнәр каралган.
- Гадәттә элек авылларда кош-кортларны хуҗабикәләр үзләре йомырка куеп, утыртып чыгаралар иде, хәзер андый нәрсә бик сирәк.
- Сирәк дип әйтмәс идем. Авылда инкубатор тотып чебешләр чыгаручылар бар. Бу шулай ук мәшәкатьле эш бит инде, чебешләрне чыгару - ул бик катлаулы. Хәзерге вакытта авылларга андый чебешләрне китереп саталар. Кешеләрнең мөмкинлекләре булгач, язга чыгуга алар андый кош-кортларны сатып алып үстерәләр.
- Яшьләрнең авыллардан зур шәһәрләргә күчеп китүләренә нәрсә сәбәп, Сирень Мизхәтович?
- Яшьләрне күбесенчә шәһәрдәге ял итү шартлары кызыксындыра. Алар зур шәһәрләргә югары уку йортларына укырга барып, шунда калу ягын карыйлар. Үзләренә уңайлы эш табып, анда төпләнеп калалар. Ә мин менә авылыбыз хакында алай дип әйтмәс идем. Чөнки монда төпләнеп калган яшьләр дә күп. Демографик яктан авылыбызның хәле яхшы, ел саен халкыбыз арта.
- Авыл җирендә яшәүнең уңай һәм кыен яклары нәрсәдә дип уйлыйсыз?
- Уңай яклардан башлап китсәк, хәзерге вакытта авылыбызның юллары яхшы, газы, суы, уты бар, шәһәргә якын. Һәрбер кешенең эшкә йөрү мөмкинлеге бар. Дөресен генә әйткәндә, мин авылда яшәүнең кимчелекләрен күрмим. Авылда тормыш итәргә өйрәнгән кешегә шәһәрдә яшәве күңелсез була, әле киткәннәре дә кире кайта!
Авылдагы тормыш җанлы, табигый, үзенә бер тере яшәү рәвеше. Гомумән, хәзерге вакытта һәрбер кешенең үзенә ошаган яшәү җирлеген сайларга мөмкинлеге бар. Кайда гына яшәсә дә, кеше тыныч тормышта, бәхетле булсын.
Фирүзә Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа