Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы мәшәкатьләр башланды

Март уртасы җитү белән район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерлекне көчәйтеп җибәрәләр.

Һәрбер хуҗалык тырма-чәчкечләрен, тракторларын тагын бер кат барлап чыга, ягулык-майлау материалларын туплый, орлыкларга тикшерү уздыра. 

Район аграрийлары уҗымнарга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертүгә апрель аенда керешәчәкләр. Ашлама кертү уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатына да уңай йогынты ясый: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Басуларда быел кар күп - димәк, туфракта дым җитәрлек булачак. 

Авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт куючы тәҗрибәле белгечләр «яз никадәр озын килсә, шулкадәр яхшырак» диләр. Кыш район басуларындагы уҗымнарга зыян китермәгән китерүен, шулай да язның 
суытып җибәрүе уҗымнар өчен бер дә әйбәт түгел - 
уянырга өлгергән үсемлек өшеп, зыян күрергә мөмкин. 

- Бик җаваплы чорга кердек. Быелгы чәчү сезонында 350 трактор, 118 чәчкеч, 87 культиватор һәм башка төр техника эшкә җәлеп ителәчәк. Ягулык-майлау материаллары белән, елдагыча, һәрбер хуҗалык тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк. Район орлык-лар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Бу юнәлештә районның ике хуҗалыгы эшчән-лек алып бара. «Ярыш» хуҗалыгында беренче категория орлык-лар, ә Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкта икенче категория орлыклар әзерлиләр. Бөтен орлыклар да кондиция нормаларына туры килә. Әлмәт районы буенча язгы чәчүгә 8070,22 тонна орлык запасы тупланган. Оригиналь орлык-лар 2840,65 тонна, элиталылары 979,75 тонна тәшкил итә. Репродукциялеләре һәм сортсызлары да бар. Бүгенге көндә орлыкларны чәчү сыйфатларына тикшерү бара. Февраль аенда исә лабораториядә орлыкның чисталыгы, энергиясе, чыгышы һәм 1000 бөртекнең күләме үлчәнде. Шул анализлар буенча тиешле документлар бирелә һәм чәчү нормасын да билгеләргә мөмкинлек була. Соңгы лаборатория тикшерүе югары уңышка ирешү өчен мөһим фактор булып тора. Кайбер хуҗалыкларда аерым төр орлыклар артыгы белән саклау-га салынган булса, икенчеләрендә орлыклар җитмәскә дә мөмкин, шулай да, елдагыча, үзара булышлык хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк. Гомумән, язгы кыр эшләре барышы, уңыш язмышын хәл иткән агроалымнарны үтәү сыйфаты район җитәкчелеге контролендә, - дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. 

Басуларда әле кар «юрганы» ачылып бетмәгән. Тик яз ышанычлы адымнар белән көннән-көн үз хокукларын яулый. Ә инде тургайлар сайрап җибәрсә, авыл кешесе җаны-тәне белән кырга тартылачак. 

Соңгы елларда Әл-мәт җирлегендә яңа хуҗалыклар барлыкка килүе дә игенчелек һәм терлекчелек тармакларының үсешенә өмет уята. Шәхси эшмәкәр Абдуллин М.З. хуҗалыгында да эшнең кызган чагы бүген.

- Сыерларны арттырырга булдык әле. Терлекләрне Азнакайдан алып кайттык инде. Дүрт баш болан да кайтты хуҗалыгыбызга - өч кыз, бер егет ди-гәндәй. Ходай кушса, киләсе елга алардан да үрчем көтәбез. Сыерлардан тыш, сарык-лар, дөяләр, ишәкләр, кәҗәләр, понилар, куяннар да җитәрлек. Киләчәктә авыл туризмын үстерергә исәп бар.


Әле кош-кортны да ишәйтергә дип  торабыз бит. Эше күп, әлбәттә, ләкин бу мәшәкатьләр үзенең матур нәтиҗәсен биргәнлектән күңел шатлана. Нәрсә генә дисәң дә, чын авыл  кешесе җирдән,  малдан башка яши алмый инде ул. Язгы кыр эшләренә дә әзерләнәбез. 

Басулар ачылып килә. Уҗымнар өше-мәсен, быел уңыш мул булсын дигән теләктә инде барыбыз да, - диде хуҗалык директоры Илсур Абдуллин. Амин, шулай булсын. Хәерле яз гына була күрсен.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса