Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кышлатуның төп шарты - малларны дөрес ашату

Әлмәт җирлегендә терлекчелек тармагына соңгы елларда зур игътибар бирелә башлады дип әйтергә була.

Районда бүгенге көндә, фермерлык хуҗалыкларын да кертеп, 5954 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 2192 се сыерлар. 

Савым сыерлар 1862 баш исәпләнә. Узган елгы ит һәм сөт җитештерү күрсәт-кечләре дә күңелне күтәрерлек. 2023 елда 922 тонналап терлек һәм кош ите җитештерелгән. 2024 ел башында тулаем савым 14780 тонна тәшкил иткән. Уртача савым бер сыерга 7944 килограмм туры килә. Кышлату чорына терлекчеләр сусыл азык белән беррәттән саламын да, печәнен дә 25 мең тоннадан артык күләмдә туплап калдырганнар. Әле 30 мең тонналап узган елдан калганы да бар. 

Шунысы куанычлы, районда елдан-ел яңа хуҗалыклар барлыкка килә тора. Бу үзенә күрә терлекчелек тармагының киләчәгенә өмет уята. Узган елда гына да Әлмәт җирлегендә ике яңа кошчылык фермасы барлыкка килде. Шәхси эшмәкәр М.З. Абдуллин 20 меңләп йомырка тавыклары, 14 меңләп каз, үрдәк үрчетә башлады. Яшерен-батырын түгел, узган ел азагында йомырка бәяләре артты, быел гыйнвар аенда кими башлаячак дип ышандырсалар да, бер дә кимегәне күренми әле. Кош-корт үрчетүгә алынган эшмәкәрләр, фермерлар бу уңайдан оттылар дип әйтәсе килә. М.З. Абдуллин әле быел да 40 меңләп йомырка тавыгы алып кайтырга ниятли икән. «Колшәрип агрофирмасы» исә 5 мең башка якын бытбылдык үрчетә башлады. Шу-ны да әйтеп узарга кирәк, Әлмәт фермерлары, эшмәкәрләре үз продукцияләрен даими рәвештә ярминкәләргә алып чыгып, шәһәр халкын экологик яктан чиста һәм файдалы продукцияләре белән дә тәэмин итеп торалар бит әле, рәхмәт аларга. 

Терлек, кош-корт асраган кеше үзе генә белә инде аның бар мәшәкатен. Кышла-туның иң җаваплы чорында кош-корты да, эре һәм вак мал-туары да аеруча кайгыртуны таләп итә бит. Салкын көннәрдә аларны балансланган рацион буенча ашату аеруча мөһим. Моның өчен районның һәр хуҗалыгында терлек азыгы җитәрлек. 

Иң беренче чиратта сөтлебикәләргә игътибар зур. Күп кенә хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро- һәм макроэлементлар, туклык-лы өстәмәләр белән баетып ашатуның өстенлеген күрәләр. 

Зоотехниклар танага печән, салам, үгезгә туплый торган, концентрацияле азыклар, фураж кирәк дип саныйлар. Тананы кечкенәдән печән белән тәрбияләргә кирәк, ди алар. Аның ашказаны зуррак булган саен сөте дә күбрәк була икән. Сөт составының күп өлеше судан тора. Әгәр сыер 50 л су эчә икән, димәк, аз сөтле санала. Ә ашказаны 80-100 л су сыйдырса, андый сыерның сөте күбрәк була. 

Кышкы чорда фермаларда асралучы мал-туарның, кош-кортның сәламәт булуы мөһим. Төп бурыч - авыруларны профилактикалау. Хуҗалыкларда түләмә, котыру, бруцеллез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны булдырмау өчен эпизоотик иминлекне тәэмин итү мөһимлеген яхшы аңлыйлар. 

Малларның авыруына юл куймау буенча беренче чираттагы бурычлар - вакцинацияләү һәм дезинфекцияләү чараларын вакытында үткәрү. Хуҗалыкта бу эш белән веттабиблар шөгыльләнә. Районның дәүләт ветеринария хезмәте дә ел дәвамында бу бурычны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга каршы көрәш һәм йогышлы авырулар кузгату чыганакларын һәм аларның таралу юлларын ачыклау  чараларының берсе авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау һәм исәпкә алу икәнен дә истә тоту зарур. Бу уңайдан  Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ уңай эш алып бара. Һәрбер хуҗалыкның эше үзенчә җайга салынган булса да, малларны имин кышлату терлекчеләрнең тырышлыгына һәм эшкә сәләтлелегенә бәйле. Шуңа күрә дә аларның һәрберсе сау-сәламәт була гына күрсен. Нәрсә генә дисәләр дә, авыл җирендә халыкның иң фидакарьләре яши бит. Кулларын селтәп эштән китмәгәннәре, илне-көнне ризыклы, ашлы иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса