Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аларның хезмәте мактауга лаек

Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Яңа елга аяк баскан чорда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар корып, алга бурычлар кую район оешма-предприятиеләре өчен күркәм күренеш санала. 

авыл хуҗалыгы

Гыйнвар ае алар өчен хисап чоры инде ул. Шулай да районыбыз үсешенә зур өлеш кертүче авыл хуҗалыгы тармагы бу уңайдан артык тыйнаклык күрсәтеп килде. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда гади авыл хезмәтчәннәре өчен, Сабантуйдан кала, ул кадәрле олылап, зурдан кубып бәйрәм оештырганнары да бик юк иде әле. Бәлки шуңадыр да, күптән түгел гади авыл кешеләре хөрмәтенә багышлап оештырылган эчтәлекле матур чара район халкы тарафыннан күркәм вакыйга буларак кабул ителде. Ә тормышларын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән, көндәлек тормышта ялны бик аз күргән терлекчеләр, механизаторлар үзләре ел йомгаклары белән бәйле бәйрәмгә сизелерлек дулкынлану хисе белән килделәр.

Крестьян хезмәте беркайчан да - тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да җиңел булмады. Яңгырлы көнме, әллә челләме, авыл кешесе гомер-гомергә тынгысыз физик хезмәт белән яшәгән - орлыгын чәчкән, игенен иккән, малын да караган, сыерын да сауган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев чыгыш ясаганда хезмәттәшләренең нәкъ менә шушы сыйфатларына аерым басым ясады, үткән елның күрсәткечләрен дә игътибарсыз калдырмады. Әлбәттә, җитәкче бәян иткән саннар ул дәрәҗәдә югары булмаса да, соңгы елларда сөтчелек һәм терлекчелек, кошчылык тармакларында шактый гына матур үзгәрешләр булганлыгын күреп-ишетеп тордык. Ел башыннан район буенча тулаем савым күрсәткече дә 13425 тонна тәшкил иткән, димәк, бер сыердан уртача савым 7233 килограммга җиткән дигән сүз бу. Шактый яхшы күрсәткечләр. Елдан-ел яңа фермерлык җәмгыятьләре барлыкка килүе, инвес-торларның күбрәк  җәлеп ителүе дә бик куандыра. Моннан тыш, Әлмәт җирлегендә яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә арта гына бара.

авыл хуҗалыгы
Район үзешчәннәре чыгышлары белән тәбрикләү-ләрнең үрелеп баруы чарага ямь генә өстәде. Фидакарь хезмәт ияләренә хөкүмәт бүләкләрен район башлыгы Тимур Нагуманов үзе тапшырды. Агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен «Кичүчат» җәмгыятенең баш хисапчысы Гөлфия Фәйрушинага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, ә район авыл хуҗалыгы ида-рәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты София Хәлиуллинага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең ветеринар-табибы Ләбиб Гайнуллин бүләкләнде. Дә-рәҗәле бүләк ияләре арасында агросәнәгать комплексы ветераннары Извар Фәтхуллин, Әлфия Закирова, «Актау», «Березовка», «Чишмә», «Чагылтау», «Аппак», «Беренче май», «Ярыш», «Союз-Агро», «Васильевка» хуҗалыклары фидакарьләре һәм фермерлары да байтак иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса