Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яшь, чибәр, булдыклы

Үзе яшь булса да, аның һөнәри осталыгы күпләргә үрнәк.

Һәрбер хуҗалыкта үз эшен намус белән, күңел җылысын кушып башкарган алдынгы игенче-механизаторлар, савымчылар, терлекчеләр бар. 

Шушы тәҗрибәле белгечләр белән беррәттән югары белемле яшь белгечләрнең дә тырышып хезмәт куюлары үзенә күрә зур куаныч. Бу авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге бар дигәнне аңлата. 

Ел азагы - нәтиҗәләр ясау, фидакарьләрнең хезмәтен бәяләп, бүләкләү чоры. Әлеге куанычлы вакыйгалар авыл хуҗалыгы тармагын да читләтеп узмады. 

Районыбызның иң эре хуҗалыкларыннан берсе булган Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ белгечләренең быел да республика буенча алдынгылар рәтендә икәнлеге турындагы хәбәрне ишетү чын мәгънәсендә йөрәккә май булып ятты. 

Таныш булыйк: Татарстанның агросәнәгать комплексында хезмәт куючы яшь белгечләр арасында уздырылган быелгы һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе - Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең мал табибы Александра Владимировна Макеева. Ул үзе Башкортстан якларында туып-үскән кыз, Н.Э. Бауман исемендәге Казан 
дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаганнан соң Әлмәтнең Н.Е. Токарликов исемендәге җәмгыятенә эшкә килгән.

- Юллама буенча тормыш иптәшем Николай белән бергәләп эшкә кайттык бу хуҗалыкка. Хезмәт стажыбыз алай зур түгел - тиздән өч ел була. Республика бәйгесендә катнашуга Николай сәбәпче булды да инде (көлә). Былтыр ул үзе шушындый ук конкурста катнашып, зоотехниклар арасында беренче урынны яулаган иде. Ә болай алганда республика бәйгесе чыннан да бик кызыклы узды. Башта теория өлеше үтте, анда кырыклап сорауга җавап бирергә туры килде, аннан соң практик өлешкә күчтек. Миңа тавыкның зобын юдырту технологиясен күрсәтергә һәм эткә новокаин блокадасы ясарга туры килде. Барысын да җиренә җиткереп эшләдем. 

Беләсезме, һөнәремне бик яратам мин. Авыл җирлегендә үскәнлектән бар эшне дә беләм, 
малларны да яратып карыйм. Гәүдәм алай зур булмаганлыктан мөгезле эре терлек белән эшләгәндә авыргарак туры килә килүен. Андый вакытта хезмәттәшләрем бик ярдәм итә. Хөкүмәтебезгә дә рәхмәт әйтәсем килә әле, яшь белгечләргә ярдәм кулы сузып тора. 

Әле менә без дә булган мөмкинлектән файдаланып, тормыш иптәшем белән «Яшь белгеч» программасында катнашабыз. Әлбәттә, тормыш-көнкүрешебезне бераз җайлыйсы бар бит, әлегә Әлмәттә яшибез, эшкә сменалап, ике көн аралаш барып йөрибез. Алга таба авылда йорт салып, шунда торырга исәп бар. Киләчәккә корган планнарыбыз һичшиксез тормышка ашар дип өметләнәбез, - дип булган уй-фикерләре белән уртаклашты Александра. 

Бу яшь, ипле, тату гаиләгә исәнлек-саулык теләп каласы килә. 

Мондый белгечләр булганда хуҗалыкның маллары да һәрчак көр, җәмгыятьнең үзенең киләчәге дә гел ышанычлы һәм мактаулы булачак. Хезмәтегезнең рәхәтен күреп яшәргә язсын сезгә, Макеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса