Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда сөт җитештерү 11 процентка арткан

Бу узган елның гыйнвар-октябрь күрсәткеченнән 11 процентка артыграк.

Татарстанда 2023 елның ун аенда 1,2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган елның гыйнвар-октябрь күрсәткеченнән 11 процентка артыграк. Росстат Россиянең социаль-икътисади хәле турында әзреләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да статистика китерелгән. Мисал өчен, бу чорда республикада сугым өчен терлек һәм кош җитештерү 2,6 процентка, ягъни 307,8 мең тоннага кимегән, тавык йомыркасы җитештерү 4 процентка артып, 1 миллион данәдән узып киткән.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан терлекчеләре – илдә сөт җитештерү буенча лидер дип белдергән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса