Сыйлы көнең - сыер белән
Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгак ясалды.
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Агымдагы елның 10 аенда республикада 1 млн 393 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елга карата 110% тәшкил иткән. Бер сыердан уртача 6 мең 476 кг сөт савылганлыгы да мәгълүм булды. 26 районда сыерлар саны кимегән. Иң күп киметүчеләр арасында Әлмәт районы алай телгә алынып узмады узуын. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, район хуҗа-лыкларында бүгенге көндә 6000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2105 е сыерлар, шул исәптән савым сыерлар 1793 баш тәшкил итә. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда маллар саны 849 башка ким. Районда малларның баш саны кимүе күзәтелсә дә, соңгы елларда әлеге тискәре күренешне туктату буенча эш бара дияргә була. Бу иң беренче чиратта инвестиция проектларын гамәлгә ашыру исәбенә мөмкин булды.
Районда кошчылык үрчетүгә аерым урын бирелә башлады. Бу өлкәдә шәхси эшмәкәр Марсель Абдуллинны телгә алып узмый мөмкин түгел. Аның фермасында 20 меңләп йомырка тавыклары, 14 меңләп каз, үрдәк үрчетәләр. 200 савым сыер сыйдырышлы сөт-товар фермасы да бар. Эшмәкәрнең киләсе елга да планнары зурдан - 2024 елда фермага тагын 40 меңләп йомырка тавыклары кайтартырга уйлыйлар икән. Заманында тирә-якка дан тоткан Колшәрип кошчылык фабрикасы озак еллар эшләми торганнан соң 4 меңләп баш бытбылдык сыйдырышлы бина итеп яңартылды. Хәзерге вакытта биредә инде 3 меңгә якын кош үрчетәләр.
Ат, сарык үрчетү буенча уңай динамика саклана, шулай ук сыерларны һәм яшь таналарны орлыкландыру буенча да нәтиҗә күренә. Хуҗалыкларда 700 тоннага якын мөгезле эре терлек ите җитештерелгән. «Чагылтау», «Кичүчат», Н.Е. Токарликов, «Аппак» хуҗалыклары бу тармакта сизелерлек яхшы күрсәткечләргә ирешә алганнар.
Терлекчелек тармагын сөтчелектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Быел сөткә сатып алу бәяләре тотрыксыз булу сәбәпле хуҗалыклар сөтнең бер литрыннан уртача 7,5 сум югалтканнар. Сөтне сатып алу бәясе февраль аенда төшә башлаган булган. Дөрес, соңгы вакытта сөткә сатып алу бәяләре арткан - майга һәм коры майсызландырылган сөткә ихтыяҗ аеруча зур булган. Июль аенда бер литр сөтнең минималь бәясе 27 сум 30 тиен торган хәтта. Бары тик сентябрь ахырына ул 12-13 процентка гына үсә алган. Әлбәттә, күңелсез күренеш бу. Ә бит кибет киштәләрендәге әзер сөт продукциясенә бәяләр шактый югары һәм гел арта гына бара. Мондый хәл алга таба да кабатлана торса, хуҗалыклардагы савым сыерларның саны шактый кимергә мөмкин. Районда тулаем савым күрсәткече ел башыннан 11070 тонна тәшкил иткән. Бер сыердан уртача савым күрсәткече исә 5938 килограмм тәшкил итә.
Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәт-кечләр нигездә һава шартларына нык бәйле. Быелгы корылык кабат авыл хезмәтчәннәрен сынады. Һәркем үзенчә проблемадан чыгу юлларын эзләде. Берәүләр - тапты, икенчеләр - юк. Шулай да хуҗалыклар үзләренең эшчәнлек-ләрен тотрыклы гына алып баруларын дәвам итәләр. Азмы-күпме, мал асраучыларга дәүләт тә кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша бит әле.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 ноябреннән 21 енә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алуга гаризалар кабул итә башлаганлыгы да мәгълүм булды.
Субсидияләр күләме шактый саллы. Товар һәм нәселле таналар сатып алуга - 60 мең сум һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70 мең сум каралган.
Сөт юнәлешендә мини-ферма төзүгә - 8 һәм аннан күбрәк сыер өчен 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен 300 мең сум бүлеп биреләчәк. Сыйлы кө-нең - сыер белән, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул борынгылар. Әлмәт районы хуҗалыклары да әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмасыннар иде дигән те-ләктә каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа