Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге эшләр дәвам итә

Авыл хуҗалыгында нинди уңышларга ирешкәннәр дә, тагын ниләр эшлисе калды.

 Ай ярымнан кышка аяк басабыз. Тик тә тормыйбыз...

Бүгенге көндә дә авыл хуҗалыгында эшнең тынып торганы юк - берьеллык үләннәрдән соң җирен сукалап, көзге культураларны чәчеп калдырырга кирәк. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Төп игътибарны кыр эшләренә генә биреп, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый. Шулай, азык-төлек муллыгы авыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсе. Һөнәри осталыклары, җиребезгә сак карашлары һәм хезмәт сөючәнлекләре нәтиҗәсендә авыл кешеләре районыбыз икътисадын ныгытуга, халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бүген, басулардан уңыш җыю тәмамлангач, район хуҗалыклары башкарылган эшләренә йомгак ясыйлар, алдагы елга булган планнары белән уртаклашалар. 

Әлмәт районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча республикада алдынгылар сафында булмаса да, тармакны үстерү һәм тотрыклыландыру буенча байтак эш башкарылган. Быел район аграрийлары 35794 га мәйданны биләп торган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 58043 тонна уңыш суктырып алганнар. Уңдырышлылык күр-сәткече шактый түбән - гектарыннан 16,2 центнер гына тәшкил иткән. Бу - җәйге чордагы корылык һәм өч көнлек кыраулар нәтиҗәсе инде. Басуларда кукуруз, рапс культураларын җыю әле дә дәвам итә. Карабодайны җыеп бетергәннәр, 15 мең гектарга уҗым культуралары чәчкәннәр. Уңыш шәптән булмаса да, авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча 985 миллион 341 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елда район җи-тештерүчеләренә республика һәм федераль чыганаклардан 77 миллион 157 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсә-телгәнлеге дә мәгълүм булды. 

- Хәзерге вакытта һәрбер хуҗалыкта киләсе ел уңышы өчен орлыклар салып калдыру бара. Авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга да зур игътибар бирелә. Мисал өчен, «Союз-Агро» җәмгыяте алты «Акрос-585» комбайны кайтартты. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ исә өч «КЗС-12» комбайны сатып алды. Фермер Салават Гафиятуллин да «NOVA 340» яңа комбайнлы булды. Хуҗалыклар хәзер Кытай тракторларына, үзйөрешле печәнчапкычларга һәм сиптергечләргә өстенлек бирәләр. Запчастьлар кайтарту эше дә җайга салынды дияргә була. Туфракны туңга сөрүгә район басуларында быел 35 берәмлек техника җәлеп ителде. Эшкәртү 34508 гектар мәйданда башкарылды инде, ә бу 84 процент дигән сүз, - дип аграрийларның эшчәнлеге белән таныштырып узды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев. Җитәкче кооперативлар эшчәнлегенә аерым тукталды. 
Районда бүген тулы көч белән өч  кооператив эшли булып чыкты. Бу - «Авыл», «Новоникольский», «Возрождение села» кооперативлары. Күптән түгел «МТС» кооперативы да эшчәнлеген башлап җибәргән. Әлеге оешмаларда 86 әгъза исәптә тора. 

Хәзерге вакытта «Авыл» кооперативы 5000 тонна сыйдырышлы яшелчә           саклау урыны проекты өстендә эш алып бара. Җир астындагы саклау урынында вентиляцияләү һәм суыту җиһазларын урнаштырырга кирәк булачак. Әлеге кооператив 86 гектарга исәпләнгән мелиорация системасының икенче этабы төзелешен башларга да исәпләп тора. 

Райондагы кулланылышта булмаган 35 гектар мәйдан җир-ләрне дә алга таба яшелчә үстерүгә җәлеп итәчәкләре билгеле булды. 

«Возрождение села» кооперативы 3800 тонна сыйдырышлы яшелчә һәм җиләк-җимеш саклагычын кулланылышка кертергә планлаштыра. Киләсе елга тагын ике яшелчә саклау урынын төзергә уйлыйлар. 

Әлмәт җирлегендә терлекчелекне һәм кошчылыкны кабаттан торгызуга да игътибар бирелә башлаган. Заманында дан тоткан Колшәрип кошчылык фабрикасында бытбылдык үрчетә башлаганнар. Биредә 5200 баш кош исәпләнә. 22,5 мең данә йомырка, 1,3 тонна кош ите җитештерелгән. Тулаем алганда районда быел 712 тонна ит җитештерелгән. «Чагылтау», «Кичүчат», «Аппак» җәмгыятьләре, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ бу юнәлештә аеруча актив эш алып баралар. Сөтчелек районда киң юнәлеш алмаса да, тулаем савым районда ел башыннан 11070 тонна тәшкил иткән. Начар күрсәткеч түгел бу. Район терлекчеләре тормыш авырлыкларына карап сыната торганнардан түгел. Тырышлык үзенең нәтиҗәсен бирми калмас дип ышанабыз.

Үткән атнада агросә-нәгать комплексында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп узганнар иде. Авыл хезмәтчәннәрен тагын бер кат бәйрәм-нәре белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, тормышларында иминлек теләп калабыз. 


 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса