Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Маллар кеше кайгыртуына мохтаҗ

Без чирләсәк тизрәк табибка йөгерәбез. Туганнарыбыздан, якыннарыбыздан ярдәм көтәбез. Ә маллар?

Маллар да кешеләр шикелле үк төрле инфекцияле авыруларга дучар булып торалар. 

Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыкланып тора. Әле күптән түгел Яңа Чишмә районындагы фермер хуҗалыгында бруцеллез авыруы табылуы турындагы шомлы хәбәр Әлмәт районы терлекчеләрен дә сагаерга мәҗбүр итте.

Терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе бу. Әгәр мондый авыру табылган икән, хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарыла дигән сүз. Бруцеллез терлектән кешегә дә йогарга мөмкин бит әле, шул турыда белеп тору мөһим. Әлмәт районы ветеринарлары билгеләп узганча, баштарак бу чир үзен сиздермәскә дә мөмкин. Күпмедер вакыттан соң кешенең аяклары сызлый башлый, ул гел тирли, тәнен бизгәк тота, хәлсез була. Нәтиҗәдә йөрәк, үпкә, ашкайнату, нерв һәм кан тамырлары системасы зарарлана. Бу чирдән дәваланып кына котылу мөмкин түгел икән.

маллар

- Әлмәт җирлегендә бу уңайдан ситуация катгый контрольдә. Терлек асраучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хуҗалык җитәкчеләре күпләп мал сатып алырга уйлаганда иң беренче чиратта район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән киңәшләшә. Оренбург, Башкортстан, Казахстан якларыннан зур партияләр белән мал алып кайтмаска киңәш бирәбез. Бүгенге көндә күрше-тирә яктан терлек алып кайтканда да 21 көнлек карантин режимын төгәл үтәү таләп ителә. Һәрбер малның каны лабораториягә җибәрелеп, җентекләп тикшерелә. Әл-мәт районында бүгенге көндә, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, 8 меңләп мөгезле эре терлек, 5 меңләп баш сарык үрчетәләр, 400 баш ат, 100 ләп дуңгыз, 33 меңнән артыграк кош-корт исәптә тора. Хәзерге вакытта без райондагы терлекләрне биркалап, алар турындагы мәгълүматны туплау белән дә мәшгульбез. Көзге чаралар вакытында котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү дә планлаштырылган, - дип аңлатма бирде Әлмәт районы баш эпизоотологы Камил Идиятуллин. 

маллар

Карантин турында сүз чыккач, Лениногорск районында аның дәвам итүе дә искә төште.  Әлмәт белән күрше булган бу райондагы кошчылык фабрикасында 25 августта кош гриппы ачыкланды. Авыру ачык-лангач, 213 меңнән артык тавык, 400 меңгә якын йомырка юк ителгән иде.

- Әлмәт җирлегендә кош гриппы юк. Май аенда ук без хуҗалыкларга йөреп, кош-кортларның каннарын алып, тикшерүләр уздырып тордык. «Тавыклар чирли, үлә башлады» дип безгә зарланып килгән 7-8 очрак булды. Без тавыкларны тиз арада Казанга җибәреп, анализлар, тикшерүләр уздырдык - андый-мондый чирләр, кош гриппы ачык-ланмады. Кош-кортларны күпләп асраучыларга инде без иң беренче чиратта ашатуга игътибар бирергә кирәклеген искәртәбез. Бу уңайдан киңәшләребезне биреп, белешмәлекләр дә таратып торабыз. Антибиотиклар, дарулар  кирәк булганда да безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бездә бар препаратлар да бар, булмаган очракта заказ белән кайтартабыз. Азыклар сатып алганда килолап түгел, ә ябык пакетлардагыларга өстенлек бирергә чакырабыз. Чыннан да, Лениногорскидагы кош гриппы турындагы хәбәр куркынычсызлык чараларын катгыйрак кулланырга мәҗбүр итә. Район хуҗалыкларында һәм авылларда шәхси хуҗалыкларда кош-кортларны урамга сетка астына куеп чыгарырга кушабыз - кыргый кошлар белән элемтә булмау яхшырак. Кошларның авыруына шик туганда ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк, - дип киңәшләрен бирде Камил Нәширван улы.

Авыруга шик туган очракта белгечләр йорт кошларының үз-үзләрен тотышын күзә-тергә киңәш итә. Бу авыру эләккәндә кош-кортлар йокымсырый, йомырка салудан туктый, кикрикләре зәңгәрләнә, сулыш алу юллары һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килә. Авыру эләктергән кош башын әйләндерә, муены кәкрәя.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шулай ук әлмәтлеләргә очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмас-ка, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәклеген дә искәртәләр.

 

Резеда Исмәгыйлова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса