Терлекчелекнең төп терәге - теләк
Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйлар дип уйлау дөрес түгел.
Район хуҗалыкла-рында эш ел дәва-мында алып барыла. Маллар кардадан кайтуга, фермалар санитар чистарту узган, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясалган.
Районда бүген алты меңләп баш мөгезле эре терлек бар, шуның ике меңгә якыны савым сыерлар. Уртача савым күрсәткече бүген бер сыердан тәүлегенә 21,6 кг тәшкил итә. Әлмәт җирлегенең терлекчелек тармагы үсеше түбән булуга да карамастан, күп кенә хуҗалыклар, шул исәптән фермерлар маллар санын тулыландыру өстендә эшлиләр.
Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалык сыерлар санын мең башка җит-кереп килә, «Беренче май» хуҗалыгында да терлекләр саны арта төшкән. «Зәй» хуҗалыгы киләчәктә итчелек юнәлешен җәелдереп җибәрергә планлаштыра. Шулай да, яшерен-батырын түгел, фермерлар арасында малларын сатып җибәрүчеләр байтак. Сәбәбе - мал азыгы җитмәү яки финанс кыенлыклары. Быелгы һава шартлары шулай ук авыл хезмәтчәннәрен сынап кына калмады, ә перспективага эшләү мәсьәләсендә дә кабат авырлыклар китереп чыгарды. Ләкин боларның берсе дә терлекләрнең баш санын киметүгә юл куярга тиеш түгел. Шушы көннәрдә республика күләмендә «2030 елга кадәр ТРда атчылыкны һәм ат спортын үстерү» буенча озак сроклы максатчан программа тәкъдим ителүе турында хәбәр килеп иреште.
Продуктив һәм спорт атчылыгын үстерү максатларында, республикада муниципаль районнарда, беренче чиратта, һәр районда продуктив атчылык фермаларын һәм хуҗалыкларын булдыру буенча мөм-кинлекләр булуын ачыкларга керешкәннәр. Программада 30 дан 100 башка кадәр бия-ләр белән продуктив атчылык фермаларын булдыру карала. Бу юнәлеш буенча атлар сатып алу һәм тоту өчен субсидияләр биреләчәк. Атлар тотуга бер башка 5 мең сум субсидия бирелә. Икенче юнәлеш - 100 баш биядән артык булган продуктив атчылык фермаларын булдыру. Бу юнәлештә шулай ук бияләр сатып алуга һәм тотуга 7,5 мең сум исәбеннән субсидияләр бүлеп биреләчәк, тагын атларны төркемләп тоту өчен амбар тибындагы ат абзары (50х50) төзүгә субсидия биреләчәк икән. Программада катнашу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми-нистрлыгының электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Хәзерге вакытта программа раслану ста-диясендә. Әмма продуктив атчылык алып баруга гариза җыя башлаганнар инде. Әлмәт җирлегеннән Бишмунча фермеры Салават Гафиятуллин әлеге программада катнашырга теләк белдергән.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа