Җаваплы һәм киеренке чор
Август ае игенчеләребез өчен аеруча мәшәкатьле вакыт.
Көзгә кереп барганда табигать үзенчә «холыксызлана» башлый - көннәр я кыздыра, я тоташ яңгырлар китә.
Игеннәрне җыеп алу әлегә тулысы белән төгәлләнмәгән, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә, туңга сөрү алып барыла. Параллель рәвештә кырларда салам пресслыйлар. Гомумән, эшләнәсе эшнең иге-чиге күренми. Аграрийлар гадәттәгечә җыелган ашлыкны саклауга кую хәс-тәрен күрә башладылар, киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүгә орлыклар да әзерли башладылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә урып-җыю эшләре 75 процент башкарылган, илле мең тоннага якын бөртеклеләр җыеп алынган.
Уңдырышлылык күрсәткече уртача алганда район буенча бер гектарга 17 центнер туры килә. Әлбәттә, уңыш быел төрле хуҗалыкныкы төр-лечә. Вакытында ашланып, эшкәртелеп калдырылган басуларда ул чыннан да начар түгел. Мисал өчен, «Васильевская» хуҗалыгында гектарыннан 43,5 центнерлап бөртеклеләр уңышы җыеп алган-нар. Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗа-лыкта бу күрсәткеч 20,7 ц/га тәшкил итсә, «Беренче май»ныкы 19,1 ц/га. Гектарыннан 5-6 центнер гына уңыш җыеп алучы хуҗалыклар да бар. Гомумән, быелгы коры җәй район ху-җалыкларын борчылырга мәҗбүр итте һәм шул рәвешле мул уңышка булган өметләрне челпәрәмә китерде. Булган бар уңышларын җыеп бетергән хуҗалыклар җир эшкәртүгә ке-рештеләр. «Чагылтау» җәмгыяте 688 гектар мәйдандагы басуларының инде 585 гектарын эшкәр-тергә өлгергән. Әле-ге хуҗалыкның чиста пар җирләре быел 250 га тәшкил итә. «Васильевская», «Берёзовка», «Кичүчат», «Союз-Агро» хуҗа-лыкларында, шул исәптән фермер ху-җалыкларында да эш тулы көчкә дәвам итә.
Фермаларда да эш кайный. Озакламый кардалардагы сөтлебикәләр кабат үз торакларына кышларга кайтачаклар. Вакыт кыска, барысын да эшләп калырга өлгерергә кирәк.
Һава шартлары белән бәйле рәвештә, агымдагы елда мал-туарга азык әзерләү аның күләменә һәм сыйфатына да үз төзәтмәләрен кертте. Күпьеллык үләннәрнең уңышы түбән булуны исәпкә алып, әзерләнгән азыкның күләменә генә түгел, сыйфатына да аерым игътибар бирү сорала.
Шунысы куандыра, аграрийларның хәленә кереп, хөкүмәт быел да үзенең ярдәм кулын сузарга әзер булуын белдерде. Хәзер чыгымнарны субсидияләүгә кооперативлар гына түгел, ә шәхси ярдәмче ху-җалыклардан ачык грунттан яшелчә-ләр, бәрәңге, сөт, ит (дуңгыз итеннән тыш) сатып алучы башка төрле оештыру-хокукый рә-вештәге продукция эшкәртүчеләр дә гариза бирә ала икән-леге мәгълүм булды.
Дәүләтебез ярдәм итәм дип торганда, әлбәттә, бу мөмкин-лектән дә файдаланып калырга кирәк. Авыл хезмәтчәннәре кыенлыклар алдын-да беркайчан да югалып кала торганнардан булмадылар, аларның хәзер дә төшенкелеккә бирелмичә, табыннарыбызны баетуга лаеклы өлеш кертү өчен армый-талмый эшләүләренә ышанычыбыз зур. Исәнлек-саулык, тот-рыклы һава шартлары теләп калабыз бу фидакарьләргә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа