Алдан хәстәрен күрү мәслихәт
Язын чәчсәң сазга чәч, көзен чәчсәң - көлгә чәч, дигән борынгылар.
Авыл хуҗалыгында көлгә чәчәр чак җитте - бүген авыл уңганнары киләсе ел уңышын кайгырта башлады.
Көзге культураларны чәчүгә керешкәнче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре hәм белгечләре Токарликов исемендәге җәмгыятькә күчмә утырышка җыелды. Биредә яңа техника тәкъдир иттеләр. Аны хуҗалыкка бу сезонда гына кайтарганнар иде. Әлбәттә инде, иң башында урып-җыю статистикасы белән таныштырдылар.
- Бүгенгә бөртекле куль-тураларның 60 % тан артыгы җыеп алынган, көзге бодай, арыш тәмамланды. Арпа, язгы бодайны аласы бар, кайбер хуҗалыкларда бөртеккә дип чәчелгән кукуруз бар, - диде үз чыгышында район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.
Күчмә киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты. Ул җитәкчеләргә бөртекле культураларны урып-җыю темпын арттырырга кушты.
- Бер хуҗалыкта да комбайннар тик торырга тиеш түгел, күршеләрегездә эш беткәнен күрдегезме, ярдәмгә чакырыгыз - болай да аз булган уңышны әрәм итмик, - диде ул үз мөрәҗәгатендә.
Уңышка зур исәп тотмадык
Авыл хуҗалыгында күптән инде «универсаллар» эшли. Шул ук механизатор чәчә дә, эшкәртә дә, көзен комбайнга утырып игә дә, кирәк булганда ремонтын да үзе ясый. Бу начар түгел, тик эш кайнаган чорда кемне ничек бүләргә генә? Бер эшне кичектереп, икенчесен эшли торган чак түгел. Мисал өчен, «Зәй» хуҗалыгында урак бетмәгән, ә якын арада чәчүгә төшәргә торалар. Хуҗалык директоры Динар Ихтисамов сүзләренчә, хәзерге вакытта 3 трактор җир эшкәртүдә, урып-җыюны да башкарырга ки-рәк.
- Орлык та әзер, эшче көчләр дә җитә гомумән алганда. Әле генә яңа трактор да алып кайттык лизинг буенча. Елның җиңел булмаячагы алдан билгеле иде инде, шуңа без моңа әзер булдык. Бераз мөгезле эре терлек санын кыскарттык, бер сүз белән әйткәндә, аякны юрганга карап сузып, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясамаска тырыштык, - ди Динар.
- Без быел бөртекле культуралар мәйданын киметтек, узган елгы запас булгач, юкка акча сарыф итмик дидек. Сөтчелеккә йөз тоткан хуҗалык буларак, азык әзерләүне максат иттек. Малларны да кыскарттык - хуҗалыкка нигез салынганнан бирле асралган сыерлар урынына яшь таналар алабыз әкренләп, - дип үз хуҗалыгындагы вәзгыять белән таныштырды фермер Әлфия ханым Слесарева да.
Тирес сату тыела
Киңәшмәдә терлекчелек үсеше хакында да сүз булды. Бу елдан авыл хуҗалыгы предприятиеләре тирес черемәсен басуга таратыр алдыннан аны махсус лабораторияләрдә тикшерергә тиеш. Рөхсәт ителсә генә туфракны че-ремә белән ашландырырга мөмкин булачак. Өстәвенә предприятиеләргә черемәне шәхси затларга сатуны да тыйганнар.
Ветеринар таләпләрнең үтәлеше буенча Әлмәт районы баш ветеринар табибы Реваль Мөхәммәтҗанов та чыгыш ясады. Ул җитәкчеләрне мөгезле эре терлекне иден-тификацияләү процессын төгәлләргә ашыктырды. Моннан берничә ел элек Россиядә мөгезле эре терлекнең шәхси номерын булдырып, аларга «паспорт» бирү башланган иде, аның асылында илдә асрала торган hәр мал хакында тулы мәгълүмат базасы булдыру тора. Бу - сәламәт буын үсешенә тагын бер мөhим адым, ди белгечләр.
Запассыз яшәмиләр
Токарликов исемендәге җәмгыять райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе. Биредә бөртекле культуралардан тыш мал азыгы булдыруга зур әhәмият бирәләр. Җәй барышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1700 тонна люцерна сенажы, 400 тоннадан артык судан үләненнән сенаж салганнар. Әле сорго-судан үләненнән сенаж, кукуруздан силос әзерлисе булачак. Анысына соңрак төшәчәкләр.
- Без уракка 19 июльдә төшкән идек. Бүгенгә 90 % тан артык мәйданны җыеп алдык. 400 гектарлап карабодай, гектар рапс калып бара. Киләсе ел уңышы өчен 2700 гектар көзге бодай, 270 гектарда көзге арыш чәчәргә планлаштырабыз. Анысын борчак үскән мәйданга чәчеп, киләсе елга яшел көе урып сенаж итәргә тырышачакбыз. Азык безгә күп кирәк, быелгы белән генә кыш чыгып булмас иде, мисал өчен. Ярый әле соңгы елларда ике еллык запас белән яшәргә өйрәндек, бу ысул hәрчак коткарып килде. Безгә сынатырга ярамый, - ди Алексей Грушин.
Алдынгылар хөрмәттә
Районның авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә. Бу программа соңгы елларда эшкә дәрт уяту максатыннан да файдаланыла. Район башлыгы теләктәшлеге белән hәр 10 көн саен суктырылган ашлык күләме буенча лидерлар билгеләнә. Аларга Рәхмәт хатын эш урыннарына алып килеп тапшыралар. Бүгенгә 27 комбайнчы бүләкләнгән.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа