Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюга - югары темп, кош-кортка - яхшы сыйфат

Кешелекнең имин тормышы авыл халкының тырышлыгына бәйле. Бу - бәхәссез. Чөнки нәкъ менә авыл уңганнары өстәлләребезне мул итә.

Аягың тыпылдамаса, авызың шапылдамый. Сәгатен түгел, минутын санап эшли торган вакыт.

Вакытында тәмамлау мөhим

Әлмәт районы фида-карьләре бүген басулардан икмәк әзерләү белән мәшгуль. Районның авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгъ-лүматларга караганда, 10 августка бөртекле культуралар мәйданының 41,5% ы суктырылган. Бу 30510 тонна икмәк басулардан эшкәртүгә озатылган дигән сүз. Шуның 16350 тоннасы көзге бодай, 2273 тоннасы көзге арыш, 330 тоннасы язгы бодай, 10443  тоннасы арпа. Уртача уңыш гектарыннан 18,8 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта хуҗалыклар рапс суктыруга да тотынган.

- Районда басуга чыкмаган хуҗалык калмады, барысы да эшли. Көннәр матур тора, бу безгә икмәкне вакытында җыеп алырга ярдәм итә. Яңгырлар кирәк, әлбәттә, тик әле уҗым чәчәсе дә бар. Көзге культураларның уңдырышлылыгын исәпкә алып, быел аларның мәй-данын арттырырга торабыз, моның өчен бүген җир әзерлибез, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

Эшен яратып башкара

Алдынгы хезмәтчәннәрне район җитәкчелеге басуга барып бүләкләү шулай ук дәвам итә. Аларны ун көн эчендә суктырылган бөртекле культуралар күләме буенча билгелиләр. Бу атнада игенчеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов үзе бүләкләде. Ул үз командасы белән фермер Наил Рафыйков басуларында булып китте. Бүләкләнүчеләр арасында Александр Эдуардович Гавриленко да бар. Ул тумышы белән Саратов якларыннан. Әтисе үрнәгендә яшьтән үк механизатор hөнәрен сайлый. Илебезнең төрле төбәкләрендә икмәк үстерә. Соңгы 26 елда ул Әлмәттә яши. Язын тракторда булса, көзен - комбайнга утыра.

- Икмәк үстерү - игелекле hөнәр, миңа ул канәгатьлек бирә. Уңышның түбән булуына бераз кәеф төшсә дә, булган кадәресенең рәхәте насыйп булсын дим, - ди Александр Гавриленко.

Бүген фермер хуҗалы-гында рапс суктыралар. Уңыш әллә ни мактанырлык түгел - гектарыннан нибары 4-5 центнер гына чыга, ди фермер Наил Рафыйков. Бодай исә гектарыннан әлегә 22 центнерга чаклы бирә.

- Бу уңыш шәхсән минем өчен бик аз инде, иген үстерү технологиясен җи-ренә җиткереп башкарырга күнеккән белгеч буларак, аны табышка саный алмыйм - минераль ашлама, чүп үләннәр, корткычларга каршы көрәш өчен зур акчалар сарыф иттек, - ди авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Әлмәт районы терри-ториясендәге хуҗалык-ларның чәчүлек мәйдан-нарында быел язгы кырау нәтиҗәсендә дә зыян килгән иде, шуңа өстәп җәйге корылык та уңышның күләменә тәэсир итми калмады.  

 

Үзебезнекен сайла

Әлмәт районында йомырка җитештерәчәкләр - яңа кошчылык комплексы Иске Михайловка авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Бүген биредә әле төзелеш эшләре тәмамланмаган, шулай да кош-кортның беренче эре партиясе инде кайтартылган.

Марсель Абдуллин - шәхси эшмәкәр. Чыгышы белән ул Иске Михайловка җирлегенә караган Нариман авылыннан. Бүген инде ул авыл таралып бетсә дә, туган нигезенә якын урнашкан Наратлыны ул туган авылы саный, шуңа күрә яңа җитештерү объектын да шунда булдырырга уйлаган.

Кайчандыр биредә «Дружба» колхозының фермалары булган, ике мең гектар ярым мәйдан җирне ул узган ел сатып ала һәм өр-яңадан кошчылык-терлекчелек комплексы төзергә уйлый. Тулы булмаган бер ел эчендә берничә ферманы җиткереп тә өлгертәләр.

тавык фермасы

- Хәзер бөртек саклау комплексын тәмамларга торабыз. Бер фермада берникадәр мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә асрыйбыз. Болары шәхси куллану өчен. Баштарак без тавыкны ит өчен үстерергә уйлаган булсак та, соңрак йомырка җитештерүдә махсуслашырга булдык. Фермаларыбыз 40 мең башка исәпләнгән, шуларның яртысын кайтардык та инде, - ди фермер Марсель Абдуллин.

Төзелеш эшмәкәргә 100 миллион сумга төшкән, әле бу башы гына. Куелган максатларга ирешеп, төзелешне «очлап» чыгар өчен тагын 250 млн сум акча кирәк булачак. Барысы да - фермер хисабына. Республика программасы нигезендә каралган субсидияләр алыр өчен әле башта эш күрсәтәсе бар - шарты шундый. Моннан тыш чәчүлек мәйданнарын булдырырга кирәк. Боларның барысын да бирегә танышу максатыннан килгән район башлыгы Тимур Нагуманов белән уртага салып сөйләштеләр. Фермер кунакларга тавык фермасын да күрсәтте. Ул замана шартларына туры китереп эшләнгән. Кошларны үзләрендә җитештергән азык белән ашату җайга салынган. Рационда бодай, арпа, борчактан торган катнашмаларга өстәлгән минераль витаминнар комплексы. Барысы да йомырканың сыйфатын арттыруга йөз тотылган.

- Тавыкларга өстәп каз-үрдәк тә асрап карарга булдык. Аларның гомуми саны ун мең - тугыз меңе каз, бер меңе - үрдәк. Шул көннәрдә тагын өч мең каз кайтарачакбыз. Барысы да хуҗалы, бу төр продукциягә дә районда ихтыяҗ күп. Тавык йомыркасын әйткән дә юк - калабызның билгеле кибетләр челтәре белән инде килешүләр төзелгән, - ди фермер.

Су кошларын эшмәкәр янәшәдә генә арендалаган буа буенда асрый. Кошчылык комплексында - ки-ләчәктә аны данлы колхоз истәлегенә «Дружба» дип атарга җыеналар - 30 лап кеше эшли.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса