Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Август ашыктыра

Җәйнең соңгы аена да килеп кердек. Урак вакытының кадерен белер чак.

Шуңа да карамастан, районның барлык хуҗалык-лары да әле дәррәү кубып урып-җыю эшләренә кереште дип әйтеп булмый.

Иң эре хуҗалыклар саналган Токарликов исемендәге АҖ, «Союз-Агро», «Кичүчат» җәмгыятьләре басуларында гына эш тулы көчкә дәвам итә. Җәйнең беренче яртысында яңгырларның бө-тенләй булмавы райондагы барлык культураларның уңышын киметте, терлек азыгы әзерләүдә дә җитди проблемалар тудырды. Июль башында республика территориясендә, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Һава шартлары аркасында кайбер культураларны кабат чәчәргә туры килде. Аномаль иртә килгән яз аркасында быел аграрийлар чәчүне 2-3,5 атнага иртәрәк тәмамлаганнар иде. Чәчү тәмамлануга ук салкыннар килде, ә игеннәр күтәрелеп беткәч, аларны кырау сукты һәм бу чәчүлекләргә зур зыян китерде. Әле күпләр хәтерли торгандыр, 2010 елда да нәкъ шушындый хәл булган иде, ул чакта да уңыш бик түбән булды.

Токарликов исемендәге АҖ хезмәтчәннәре быел бөртеклеләрне 6568 гектар мәйданда җыеп алуны планлаштырганнар. Эшләр тотрыклы бара.

Бүген инде ике мең гектардан артык мәйдан урылып, 4058 тонна бөртек суктырылган. Уңыш гектарыннан 21,1 центнерлап чыга. «Союз-Агро» хуҗалыгында да эшләр көйле генә бара. Әлеге җәмгыять быел бөр-теклеләрне 8674 гектар мәйданда чәчкән булган. Хәзерге вакытта аграрийлар 50 проценттан артыграк мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып чыкканнар инде, җиде мең тоннадан артык бөртекле культуралар суктырып алынган. Уңдырышлылык күрсәткече - 18,5 ц/га.

«Кичүчат» хуҗалыгы хезмәтчәннәренә исә 1500 гектар мәйдандагы бөр-теклеләрне җыеп алырга  кирәк. Бүген 300 гектардан артык мәйданда эш башкарылган, 304 тонна уңыш җыеп алынган. «Эшләрне вакытында башладык, җыеп өлгерәчәкбез», дип ышандыра аграрийлар. Аларга шушы көннәрдә «Березовка» хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә килеп кушылды. Бу җәм-гыятьнең бөртекле культуралары алай зур мәйданны биләми, бары 540 гектар гына тәшкил итә. Июль азагында районның крестьян-фермер хуҗалыклары да эшкә тотынганлыгы ачыкланды. Аңлашылганча, Әлмәт җирлегендә урып-җыю эш-ләре август башында актив фазага керәчәк.

Синоптиклар да август аен  явымсыз һәм кызу  булыр дип фаразлый. Бу инде амбарларга икмәк коры килеш озатылачак дигән сүз. Көч куеп, тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алырга гына язсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

АРХИВ

«Уңыш-83» пресс-группасы хәбәр итә

 

Авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 2 августка район колхозлары һәм совхозларында 4704 гектарда борчак, 5728 гектарда уҗым арышы, 40 гектарда арпа теземнәргә салынды.

Бөртекле, бөртекле-кузаклы, сабан ашлыгы һәм уҗым культуралары - барлыгы 1266 гектарда суктырылды. Бер гектарның уртача уңыш бирүчәнлеге 17,7 центнер тәшкил итә.

«Путь к коммунизму», Чапаев исемендәге, «Чулпан» колхозлары, «Чишмә», «Акташ» совхозлары механизаторлары борчак уруны төгәлләделәр.

Уракта катнашучылар социалистик ярышында күп кенә комбайнчылар аерылып тора. Менә, мәсәлән, «Ярыш» колхозыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Кәрим Фатыйхович Йосыпов 1 августта нормадагы 4,4 урынына 7 гектарда борчак урды. Аның иптәше Фаварис Йосыпович Галимов та үз заданиесен арттырып үтәде. «Путь Ильича» колхозыннан комсомолец Николай Федорович Майоров кичәге көнгә 950 центнер ашлык суктырды инде.

«Хезмәт байрагы», 3 август, 1983 ел

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса