«Яшел урак»ка төшәр чак
Мал-туар асраучы авыл хезмәтчәннәре өчен «яшел урак» өсте килеп җитте. Июнь аенда үләннең иң витаминлы чагы, шуңа күрә дә аны тизрәк чабып, киптереп, сәндерәләргә тутырып кую кирәк.
Мал азыгын әзерләү районда май азагында ук башланган иде инде башлануын. Үләннәр сусыл, куе булды шул быел - күпләр шуңа иртәләде. Ә менә сенажның сыйфаты узган елгыдан калыша. Моның үз сәбәпләре бар икән.
- Сенажны траншеяларга тутырып, консервациялибез. Үзегез беләсез, быел люцернаны бераз суыклар эләктерде. Көннәр тотрыклыланып киткәч рәткә керсә дә, бик иртә чәчәккә бөреләнә башлады. Сөт комплексында туклыклы азыкны әзерләүнең махсус урыны бар, бөтен азыклар шунда тутырыла. Әлеге чараның файдасын һәм нәтиҗәлелеген ел буена тоячакбыз, чөнки терлекләрнең продуктивлыгы әзерләнә торган азыкның сыйфатына турыдан-туры бәйле бит, - дип аңлатты Н.Е. Токарликов исем. АҖнең баш агрономы Рамил Кәлимуллин.
Печән әзерләүгә районда ел да шактый күп техника җәлеп ителә. Азык әзерләү чорында үзйөрешле азык җыю комбайннарына һәм чапкычларга зур йөкләнеш төшә. Төзек, каралган техника эшне җайлы һәм тиз башкарып чыгарга
мөмкинлек бирә. Мал азыгын әзерләүдә кулланыла торган җиһаз-кулланмаларның иң заманчалары һәм тиешенчә әзерлектәгеләре Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә, «Кичүчат» һәм «Чагылтау» җәмгыятьләрендә булып чыкты.
Узган елны район хуҗалыклары бер шартлы баш терлеккә 35 центнер азык берәмлеге туры килерлек итеп яшел азык хәстәрләгәннәр иде. Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән 11,3 мең тонна күләмендә печән, 21,5 мең тонна силос әзерләнеп, 34 мең тонна сенаж салып калдырылды.
Терлек азыгы хуҗалыкларда алдагы елларга калырлык запас белән җитештерелә. Быел да авыл уңганнары сынатмаслар, шушы күләмнән киметмичә терлек азыгы әзерләрләр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа