Үсемлекчелек - табигать холкына бәйле тармак
Басу-кырларда бүген кызу эш өсте.
Май аена хас булмаган эсселек торганлыктан, авыл хезмәтчәннәре эшләрне аеруча тиз тоталар. Бүген күп хуҗалыклар язгы чәчүне тәмамлаганнар инде.
Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев хәбәр итте. Җитәкче билгеләп узганча, язгы культуралар быел районда 43 меңнән артык гектар мәйданда чәчелгән, шуның 28,4 меңен бөртеклеләр алып торса, 9 меңләп гектарын техник культуралар били. Иң соңгы чиратта чәчелүче көнбагыш, рапс, карабодай культуралары 2025 гектар мәйдан тәшкил итә. «Агрораздолье» җәмгыяте исә 3368 гектар җирен кукуруз чәчүгә бүлеп биргән. Иртә культураларны чәчүне быел иң беренчеләрдән булып «Чагылтау», «Аппак» җәмгыятьләре һәм Хәбиров фермер хуҗалыгы тәмамлаган.
- Быелгы һава торышы безне чын мәгънәсендә гаҗәпкә калдырды. Чәчү башланганнан бирле яңгыр яумады, төнлә температура -10 градуска кадәр төште. Шул рәвешле районда 1415 гектар мәйдандагы культураларны кырау сукты. Нәтиҗәдә «Союз-Агро», «Кичүчат», «Ярыш» һәм башка хуҗалыклар язгы культураларын кабаттан чәчеп чыгарга мәҗбүр булдылар. Һава торышы әле бүген дә корылык күрсәтә, яңгырлар көтелми. Ни дисәң дә, үсемлекчелек – ул хәвефле тармак, табигатьнең холкына бәйле. Елның ничек киләсен, хәтта алдагы көннәрдә һава торышы ничек буласын да белмәссең. Яңгыр көтәбез хәзер, болай корылык китсә, уңыш та түбән булырга мөмкин, - дип аңлатты Фәнис Мизхәт улы.
Авыл хуҗалыгы тармагында үсемлекчелек белән терлекчелек аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүген инде фермалардагы мал-туар җәйге лагерьларга күчерелеп, аларның торак-ларына дезинфекция ясала, биналарны төзекләндерү, чистарту, агарту эшләре башкарыла. Җәйге чорда сыерларның сөт бирүчәнлеге дә артырга тиеш.
- Чыннан да шулай, җәйге чор – савым арткан чор инде ул. Тик бүген шул сөтне сату бәяләре генә бик түбән. Агымдагы елның мартында бәяләр тагын 15 процентка кимеде бит. Хәзерге вакытта сөт сату бәясе 16 сумнан алып 25 сум арасында. Менә үзегез уйлап карагыз, 82 процентлы 1 килограмм май ясау өчен 23-24 литр-лап сөт кирәк. Бу 600 сум дигән сүз, ә майның хакы бүген 700 сум тирәсе. Сөтне кабул итүче заводларның 100 сумлык өстәмә бәя ясавы дөрес түгел. Алга таба да сөтне шушындый түбән бәяләр белән сату дәвам итсә, җитештерүчәнлек тә кимергә мөмкин, - дип зарын белдерде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.
Фәнис Шәрәфиевнең һәм гомумән район хуҗалыгы җитәкчеләренең әлеге зарын аңларга була, шулай да сөткә бәяләр төшү малларның баш санын киметергә нигез була алмый. Сөт бәяләренең төшеп, соңыннан тотрык-лыланып китүе 2006, 2010, 2018 елларда да күзәтелгән иде. Вәзгыять республика җитәкчелеге контролендә, көзгә бар да тәртипкә килергә тиеш, дип ышандыралар. Авыл халкы бар
сынауларга да түзәргә өйрән-гән инде ул.
Җәйнең һәр минуты кадерле. Маллар өчен төп азык булган печән әзерләүнең кызган чагы. Әле күптән түгел генә
республика белгечләре райондагы терлек азыгы җитештерү техникаларын карап, бәяләп киткәннәр иде. Бу уңайдан иң төзек һәм заманча техника ияләре дип Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Чагылтау» хуҗалыклары аталган. Район аграрийларына алдагы эшләрендә уңышлар һәм сабырлык телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа