Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәламәт терлек – безнең иминлек

Быел яз бер айга диярлек иртәрәк килде – инде апрель аеннан ук җирне яшел келәм булып куерып үскән сусыл үлән каплады.

Район хуҗалыклары чәчүгә иртәрәк төште, күп кенә хуҗалыклар язгы кыр эшләрен инде тәмамларга да өлгерде.

Әлмәт аграрийлары матур көннәрнең һәрбер сәгатенең, минутының кадерен белеп, терлек азыгы әзерләүгә дә кереште. Бу чор – малларны җәйләүгә чыгаруның да иң кызган вакыты.

Малның иминлеге – аның улагында, диләр халыкта. Бу чыннан да шулай. Печәнен һәм башка азыгын умырып ашаган терлекләр көр була.

 Шуңа да карамастан, райондагы мөгезле эре терлекләрнең, сарыкларның, дуңгызларның һәм читтән кертелгән башка төр малларның сәламәтлеген Әлмәт ветеринария берләшмәсе үзенең катгый контроле астында тота. Бу аңлашыла да. Җирле базарда төрле районнардан һәм төбәкләрдән кертелгән мал-туар итен сатып алучыларның сәламәтлегенә, иминлегенә зыян килмәсен өчен продукциягә ветеринар-санитар экспертиза уздыру – җитди һәм таләп ителгән чара бит. Әлмәт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов агымдагы атнаның дүшәмбе киңәш-мәсендә ясаган чыгышында нәкъ менә шуңа басым ясады.

– Узган ел дәвамында шундый 11 меңнән артык экспертиза үткәргән булсак, 2023 ел башыннан гына 2145 тикшерү уздырдык. Нәтиҗәләр борчылырга урын юк икәнен дәлилләде,  Әлмәт районындагы эпизоотик хәл тотрык-лы дип әйтә алам. Тагын бер җитди чара – авыруларга каршы профилактика уздыру да вакытында оештырылып килә. Мисал өчен, туберкулезга 21 меңләп мөгезле эре терлек тикшерү узды. Шул рәвешле 5 баш малны контроль һәм диагностика үткәрү өчен суярга туры килде, республика лабораториясе исә аларда авыру юклыгын ачыклады. 3 майда Оренбург өлкәсе Репино авылында бер шәхси ярдәмчел хуҗалыктагы терлекләрдә бруцеллез авыруы табылган иде. Безнең районда исә чирле маллар ачыкланмады. Ә менә лейкозга тикшерелгән 3440 баш мөгезле эре терлекнең 134 ендә уңай реакция барлыгы билгеле булды. Шулай да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1,2 процентка кимрәк. Шәхси сектордагы малларның зарарлануы 9 процент кына тәшкил итә. Бу күрсәткеч шулай ук узган елгыга караганда түбәнрәк, - дип хәбәр итте Реваль Рөстәм улы.

2022 елда «Первомайский» хуҗалыгы лейкозга каршы бик нык көрәшкән булып чыкты. «Кичүчат», «Актау» хуҗалыкларында да бу уңайдан нәтиҗәле
чаралар күрелгән. Кош гриппы Россиядә узган ел шактый кискен торган. Агымдагы ел  башыннан гына да инде кош гриппының 7 патоген
очрагы теркәлергә өлгергән. Шуңа күрә Әлмәт районы территориясендә дә бу уңайдан кош-кортларны тикшерү даими оештырыла.

 

Үткән ел котыру чире белән авыруның бер очрагы теркәлгән. Хуҗасыз авыру мәче тоткарланып, вакытында чара күрелгән. Бу чорда шулай ук 182 ләп төлке юк ителгән. Кыргый хайваннар арасында да иммунлаштыру чарасы оештырыла, урман территорияләрендә аучылык хуҗалыклары ярдәме белән 37 меңнән артык вакцина урнаштырылган. Африка чумасы 2022 елда күрше Чистай, Спас, Мамадыш, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарында ачыкланса да, Әлмәт җирлеген читләтеп узган. Алга таба да шулай гына була күрсен инде дип теләп каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса