Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырау булачак уңышка бераз зыян салды

Май ае авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу чор. Быел ул «көйсез кияү» роленә кереп, бераз «холыксызланып» та алды.

Башта җылы көннәре белән куандырып, бакчалардагы җимеш агачларын шау чәчкәгә төрде дә, соңыннан кырау суктырып харап та итә язды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре басуларның кайбер участокларындагы люцерна культурасына да зыян килгәнлеген хәбәр иттеләр.

- Күпме күләмдә зыян килгәнен әлегә төгәл әйтә алмыйбыз. Бу уңайдан мәгълүмат туплыйбыз гына. Күп булмаса да, андый факт бар. Язгы кыр эшләренә килгәндә, бүгенге көндә чәчү инде 83,4 процентка үтәлгән. Үзегез күреп торасыз, һава шартлары ничек үзгәрүчән. Җылы көннәр урнашуга хуҗалыклар карабодай чәчә башлаячаклар. Бу культура җылы ярата, аны ашыгып утыртырга кирәкми. Күпьеллыклар белән дә шулай. Вакыт бар әле, барлык эшләрне дә май азакларына тәмамларбыз дип уйлыйм, - диде агроном Гөлназ Нәкыева.

Яз быел иртә килеп, җир-ләр тиз өлгергәнлектән, халык бәрәңгене дә инде күптән утырткан иде. Май суыклары әлегә туфракта булган бәрәңге орлыгына зыян салмаган булырга тиеш. Бәрәңгең булса, ач калмассың, ди халык.

Шулай да икенче икмәк саналган бәрәңге культурасын үстерүче хуҗалыклар елдан-ел кими бара. Хәзер аны Әлмәт җирлегендә бары тик «Авыл» кооперативы гына күп күләмдә утырта. Быел бу культура аларда 15 гектарлап мәйданны биләп торачак икән.

Нәрсә генә димә, май - бакчачылар өчен иң җаваплы чор. Бар нәрсә дә эшләрнең тиешле вакытта башкарылуыннан тора: уңышы да, бакчаның сәламәтлеге һәм яме дә.

Әлмәтлеләр бәйрәм көннәрендә язгы бакча эшләрен бетереп кенә киләләр иде - түтәлләрдәге җиләкләрне, чәчәкләрне кырау сукты да куйды. Шулай да Әлмәт агрономнары бу уңайдан бакчачыларга бик пошаманга калмаска киңәш итәләр.

«Әгәр дә бакча-дачаларыгыздагы алмагачлар чәчәк атарга өлгермәгән булган икән яки кырау төшәр алдыннан гына чәчәккә төренгән булса, аларны коткарырга була. Моның өчен җимеш агачларын стресстан арындыру максаты белән ботакларга бераз салкын су сиптереп алырга, аннан соң япма материал белән каплап куярга кирәк. Температура +15,+18 булганда да япманы салдырмаска кирәк. Каплаганнан соң өч көн узгач ян якларыннан җилләтеп алырга, параллель рәвештә азотлы ашламаны тамырына сибү яхшы. Шул халәттә бер атна тотарга кирәк. Бакча җиләген исә өшегән яфракларыннан арындырып, исән калган үсентеләрен марганцовкалы су белән дезинфекцияләп куйган очракта аны шулай ук коткару мөмкинлеге арта. Помидор үсентеләренең өске ягын кыркып алырга була. Ә менә борычларны коткарып булмый», - дип киңәш бирә белгечләр. Алар кушканны эшләп карарга кирәк, бәлки файдасы тияр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса