Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Минуты гына түгел, секунды кадерле

«Чагылтау» җәмгыяте авыл хуҗалыгы белгечләрен үзендә кабул итте.

Аграрийлар язгы чәчүгә керешер алдыннан ел да берәр хуҗалыкта очрашып үзара фикер алышалар, булган проблемаларын уртага салып сөйләшәләр.

Быелгы агроконференция Кама-Исмәгыйльдәге «Чагылтау» җәмгыятенең машина-трактор паркында оештырылды. Аграрийлар белән күрешергә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Россельхозцентр, Гостехнадзор һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче күп кенә оешма вәкилләре кил-гән иде. Чара дәвамында хуҗалык җитәкчеләре, фермер-эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп кенә калмыйча, үзара тәҗрибә дә уртаклаштылар.

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләрен үткәрү тәртибен энәсеннән җебенә кадәр белсәләр дә, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фә-нис Шәрәфиев басулардагы туфракны эшкәртү алымнарын, чәчү барышы үзенчәлекләрен кабат аңлатып чыкты. Бу аңла-шыла да, хәтер яңартып, белгәннәрне яңадан искә төшереп алу бары файдага гына бит. Быел кар күп булмагач, туфрактагы дым да алай күп түгел. Төп бурыч - бар булганын саклап калдыру. Шуңа күрә мөмкин кадәр тиз арада, белгечләр термины белән әйткәндә, оптималь агротехник срокларда сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклыларны чәчәргә, уҗым һәм сабан ашлыгы культураларын тәрбияләү, шулай ук үсемлекләрне саклау һәм пар җирләрен тәр-бияләү буенча атна, я ун көн дәвамында күләмле эш башкарып чыгарга кирәк.Агроконференция барышында алдынгы технологик процессларны тормышка ашыруда куллану өчен заманча техника турында мәгълүмат бирүче   буклетлар, үсентеләрне зарарлы бөҗәкләрдән сак-лау өчен эффектив препаратлар да байтак күләмдә тәкъдим ителде. Аларның мөмкинлекләре турында белгечләр үзләре дә бик тәфсилләп, үтемле итеп сөйләделәр.

Чыннан да, соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында заманча алымнар куллануга өстенлек бирә башладылар.

- Гербицидлар заманы үтеп бара, бүген инде табигый, әйләнә-тирә мохитка зыян китерми торган биологик ысулларны куллануга өстенлек бирелә башлады, - дип куйды район башлыгы үзе дә. Хуҗалык җитәкчеләрен аеруча трихограмма бөҗәге бик кызыксындырды. Банкалардагы вак-төяк бөҗәкләрне әйләндерә-әйләндерә кү-зәтте алар. Трихограмма техник, бөртекле һәм яшелчә культураларындагы зарарлы бөҗәкләрнең йомыркалары белән туклану исәбенә яши икән. Шуны басуга, бакчага чыгарып җибәрсәң, бөтен зарарлы корткычларны юк итә, шул рәвешле үсентеләр үзвакытында, бернинди химиясез зарарсызландырыла, уңыш та мул була, дип ышандырды белгечләр. Шулай да Әлмәт аграрийлары яңа алымны бик кызыксынып кабул итсәләр дә, дәррәү кубып «кулланабыз» димәделәр. «Бәрәңге басуына җибәрсәң, башта жугын, аннан бәрәңгесен дә ашамасмы соң бу бөҗәк? Әле берәр җирдә тәҗрибә узганмы?» дип тә шикләнүчеләр булды. Белгечләр мондый төр бөҗәкләрне Самара якларында бик нәтиҗәле куллануларын хәбәр иттеләр.

 

Техника, запчастьлар белән тәэмин ителеш тә районда җайга салынган. Хәзер Әлмәт районы хуҗалыкларында үзебезнең илдә җитештерелгән тракторлардан тыш, Кытайныкын аеруча киң куллана башлаганнар икән.

Бу уңайдан запчастьлар кирәк булса, Байлар Сабасына да барып кайтырга була. Агроконференциядә бу юнәлештә эшләүче бер фирманың ассортименты тәкъдим ителгән иде. 

«Чагылтау» җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Нәбиев килгән кунакларга үз хуҗа-лыгындагы эш алымнары турында сөйләде, язгы кыр эшләренә елдагыча тулы әзерлектә килүләрен ассызыклады.

- 11 берәмлек техникабыз, 1370 гектарлап сөрүлек җирләребез бар. Хуҗалык механизаторлар белән тулысынча тәэмин ителгән, бер дә курыкмыйча чәчүгә әзерлек йөз процент дип әйтә алам. Бер атна дәвамында чәчүне төгәлләрбез дә дип уйлыйм, - диде ул. Көннәр генә матур торсын да, быел да районда уңышлар мул булсын дип өстисе генә кала.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса