Язгы чәчүгә әзерлек бара
Кыш буена басуларны тутырып өелеп яткан кар катламнарының эреп юкка чыгуы тиздән биредә трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячагына ишарә.
Аграрийлар язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә әзер.
Бүген һәрбер хуҗалык чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек орлык хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Әлмәт җирлегенең язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзер булуы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев сөйләде. Ул иң беренче чиратта туфракның уңдырышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чараларга тукталды.
Җитәкче бүгенге көндә районда минераль ашламаларның 1 гектар чәчүлек мәй-данга 38,5 кг күләмендә туплануын әйтте. Уҗым культураларына исә ашламалар гектарына 53,8 кг күләмендә кертеп калдырылган булган. Чәчүлек җирләрне сыйфатлы итеп ашлауга «Агрораздолье», «Союз-Агро», «Ярыш» җәмгыятьләре, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ һәм Н.Ш. Рафиков КФХсы аеруча зур җаваплылык белән килгәннәр. Орлыклык чимал 11531,64 тонна күләмендә әзерләп калдырылган булган, шуның 80 % ы инде тулы тикшерү узган.
Әлмәт районындагы туфракның составына, үзлелегенә дә күзәтү ясалган. Уртача ачы туфраклы җир 400 гектар, җиңелчә ачылыктагы туфрак 14900 гектар мәйдан били. 2022 елда 425 гектар җиргә известь кертелгән булса, быел район хуҗалыклары ачы туфракны известьлаштыруны планга кертмәгәннәр булып чыкты.
Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгуда техниканың төзек һәм каралган булуы аеруча мөһим. Хуҗалыклар булган бар техникаларын ремонтлап кына калмыйлар, дәүләт ярдәмен файдаланып, яңаларын да сатып ала торалар.
«Росагролизинг» ташламалы программасы кысаларында районда 13 берәмлек заманча трактор сатып алынган. Шәхси эшмәкәр М.З. Абдуллин LOVOL маркалы Кытай тракторы, БТЗ кайтарткан. Әле быел тагын МТЗ 82,1 тракторын да сатып алырга җыена икән. Фермер Н.Ш. Рафиков Кытай тракторлары арасында Zoomlion маркалысына өстенлек биргән. «Союз-Агро» җәмгыятендә быел дүрт берәмлек «Акрос 585» комбайны, культиваторлар алып кайтырга ниятләп торалар. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ дә тагын өч комбайн сатып алачагын хәбәр иткән. Техника өчен запас частьлар кайтартуда һәм ремонт эшләрен башкарып чыгуда проблемалар юк, ди хуҗалык җитәкчеләре. Районда 25 ремонтлау остаханәсе эшләп тора, шуларның 10 ысы кышын да җылытулы. Фәнис Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, быелгы урып-җыю эшләрен башкарып чыгу 81,9 миллион сум күләмендә финанс чыгымнары таләп итә. Запчастьлар сатып алуга 21 млн сумнан артык тотылган.
- Хуҗалыклар язгы чәчүне оешкан төстә уздырырга әзер. Әмма аның бит әле дәвамы ничек буласын беребез дә белми. Язын-җәен авыл кешесенең күзе күккә төбәлгән, игенчелектәге уңыш-лар, нәтиҗәләр һава торышына нык бәйле. Быел да уңышлар мул булса иде дип өметләнәбез, - диде Фәнис Мизхәт улы.
Райондагы савым күрсәткечләрендә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Гыйнвар-февраль айларында 2409 тонна сөт җитештерелгән.
Шулай да «Кичүчат» һәм «Аппак» җәмгыя-тьләрендә савым ки-мегән. Гомумән алганда агымдагы ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгын исәпкә алып 1 баш сыердан 1197 килограмм сөт савып алынганлыгы мәгълүм. Бу - узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 116 килограммга күбрәк дигән сүз. Хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны шактый кимеде. Бу турыда без берничә мәртәбә язып чыккан идек инде. Шулай да бу хәл вакытында контрольгә алынып, хәзерге вакытта яңа маллар кайтарту эше актив алып барыла. Моннан тыш орлыкландыру чарасын дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру да уңай нәтиҗә бирә башлаган.
Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә, «Кичүчат», «Зәй» җәм-гыятьләрендә заманча овсинх һәм ресинх схемалары буенча эшлиләр икән. Бу хуҗалыкларда УЗИ-сканерлар да кулланалар. Белгечләр бүгенге көндә 173 мөгезле эре терлек орлыкландырылган, шуларның 109 башы ясалма юл белән, дип хәбәр итте. Районда яңа инвест-проектлар да тормышка ашырыла башлады. Газетабызда без бу турыда шулай ук киң яктыртып барабыз. Әле күптән түгел генә фермер Мар-сель Абдуллинның ху-җалыгы турында язып чыккан идек.
Тагын бер куанычлы хәбәр - Колшәрип кошчылык фабрикасында 4 меңнән артык бүдәнә үрчетүгә куелуы турындагы яңалык килеп иреште. Терлекчелек, кошчылык тармакларында акрынлап кына боз кузгалды кебек, алдагысын вакыт күрсәтер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа