Авыл яши маллар булганда
Авыл җирләрендә тавык кытаклаганын, сыер мөгрәгәнен ишетергә интегеп яшәүчеләр бар. Марсель Абдуллин исә шуларны өр-яңадан торгызган.
Авыл кешесе гомер-гомергә мал асраган, кош-корт тоткан, яшелчәсен, җиләк-җимешен мулдан үстергән - шуның белән яшәгән, дөньясын көткән.
Колхоз-совхозлар гөрләп торган елларны күпләр хәтерли торгандыр. Ул чорның иң шәп, иң рәхәт чаклар булганын бүген бик яхшы аңладык инде. Әйе, җимерүе генә җиңел шул, төзүе авыр.
Бушап калган хуҗасыз җирләрне чүп үләннәр басканын, фермаларның, мал-туар абзарларының ишелеп, тәрәзәләреннән ыжгырып җилләр уйный башлаганын да ничектер шулай булырга тиештер инде дип кабул иттек заманында. Еллар дәвамында районыбызда авыл хуҗалыгын кабаттан торгызу һәм үстерү өстендә эш-чәнлек алып барылса да, республика күләмендә мактанырлык дәрәҗәләргә ирешкәнебез юк әлегә. Шуңа да карамастан, күпләр фермер буларак үз эшләрен ачтылар һәм уңышлы гына эшләп киләләр. Әлбәттә, фермерлык эшен уңышлы алып бару өчен матди база, бик зур көч, җаваплылык, тырышлык сорала. Алай гына да түгел, тәвәккәл булу кирәк.
Шушы көннәрдә районыбызның иң матур табигатьле авылларыннан берсе булган Наратлыда шәхси эшмәкәр Марсель Абдуллинның фермерлык хуҗалыгында булып кайтырга туры килде. Биредә безне аның ярдәмчесе Илсур Абдуллин каршы алды. Ул безгә ферма биналарын, сатып алынган техниканы күрсәтте. Башкарылган эшләр һәм алдагы планнар турында сөйләде. Каз һәм тавык фермалары, бөртеклеләр склады һәм башка биналар - барысы да иркен һәм заманча итеп төзелгән. Хәзерге вакытта тавык фермасында төзү-төзекләндерү, эретеп ябыштыру эшләре дәвам итә.
- Соңыннан җиһазлар урнаштырылачак, җәйгә бинага кош-кортлар җибәрәчәкбез. Әле менә «Голштин» токымлы сыерыбыз бозаулады, 20 литрдан артык сөт бирә - шуңа куанып бетә алмыйбыз. Иртәгә мең баш тавык алып кайта, шуңа әзерлек эшләре бара.
Бар нәрсәне дә берочтан күпләп алмыйбыз, шулай акрынлап партияләп кайтартабыз, алга таба тавыкларны утыз мең башка җиткерергә планлаштырабыз. Куй сарыкларын йөз башка кадәр җиткерергә уйлап торабыз, хәзергә әле алар 30 баш. Атлар, понилар, боланнар, кәҗәләр асрыйбыз. Инде аларны карарга дип күрше-тирә авыллардан бала-чагалар да килә, - дип аңлатты Илсур Мансур улы.
Бу кадәрле төрледән-төрле терлекне, кош-кортны асрау һичшиксез зур чыгымнар гына түгел, планлы эш алып баруны да таләп итә. Иң гаҗәпләндергәне - ярты елда, шундый кыска гына вакыт эчендә, хөкүмәт ярдәменнән башка (!) зур эшләр башкарылган. Бу уңайдан без барлык сорауларыбызны да хуҗага - шәхси эшмәкәр Марсель Абдуллинга бирдек.
- Әйе, килешәм. Вакыт чыннан да күп узмады. 2022 елның июлендә 2 гектар җир сатып алдым да эшкә керештек. Башта хуҗалыкта бер меңләп каз һәм ике йөзләп үрдәк асрадык. Аларны какладык та, ысладык та. Эшебез бик уңышлы булды - продукциябезне күз ачып йомганчы сатып алып бетерделәр. Аннан соң 30 баш бәрән, 19 тана, 4 ат, 2 пони, 2 кәҗә алып кайттык. Мал тотар өчен яхшы торак, уңайлы шартлар кирәк. Шулай булса, эшләр дә гөрләп бара бит ул. Ике ферма төзүгә керештек менә - берсе казлар өчен булса, икенчесе йомырка тавыклары өчен. Вакыт узгач, малларның баш саны да арта башлады. Бүген инде бәрәннәр 55 башка җитте, таналар - 20 баш, бер үгезебез дә бар әле. Авыл хуҗалыгында эшне техникасыз алып барып булмый. Иң беренче эш итеп шуны хәстәрләдем. Техника, асылмалы җиһазлар күп хәзер хуҗалыкта. 140 гектар җирне арендага алдым, ә 130 лап гектар пай җирләрен сатып алдым. Мондый күләмдәге техника белән хәзер рәхәтләнеп 1000-1500 гектарлап җир эшкәртү мөмкинлегем бар.
Чүп басып бетергән буш җирләрне күргәч җаным әрни. Гомумән, авыл хуҗалыгы тармагына кереп китүемә дә шулар сәбәпче булды, дияр идем.
Әтием Нариман авылында туып-үскән. Бу авыл хәзер юк инде. Ә үзем Иске Михайловкада йорт салып кердем. Шулай бервакыт әтиемне туган нигезен карап кайтсын әле дип машинага утыртып алып килдем. Әтинең дә буш булып җәйрәп яткан җирләргә озак әрнеп карап торганы әле дә хәтердә. «Элек монда җирләр һәрчак сөрүле, бодай-арыш басулары гөрли, әле ерынтылы урыннарга да чәчү чәчәләр иде», диде ул. Җир бит ул караганны ярата, ул ашата да, эчертә дә кешене. Шул әтинең хәер-фатихасы белән үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагына алынырга булдым. Әле балыклар үрчетергә һәм умартачылык белән шөгыльләнергә уйлыйбыз, - диде Марсель Зөфәр улы. - Быелга планнар гомумән зурдан. Иң беренче эш итеп 40000 баш тавыкка каралган кошчылык фермасын төзеп бетерү. «Коралл» токымлы йомырка тавыкларын шулай күпләп асрарга ниятлибез. 400 башлык сыер абзарын, 200 ләп баш бозау сыйдырышлы торакны төзеп бетерү. Биредә бозаулату һәм савым цехлары да булачак. Аннан соң ун меңләп каз да сатып алырга уйлап торабыз.
Хәзер авыл хуҗалыгы туризмы турында гел сөйләп торалар. Чыннан да күпләр мал асрамый бит. Шуңа күрә дә бу уңайдан үзебезнең мини-зоопаркыбызны булдырырга ниятлибез.
Әлбәттә, бу хуҗалыкны карап тору өчен кул көче кирәк булачак. Биредә бүген ун кеше эшли инде, киләчәктә аларның санын утызга җиткерергә дип торабыз. Язын чәчүдә дә эшләргә кеше кирәк бит. Быел арышын да, бодаен, арпасын - барысын да чәчәчәкбез. Люцернасын, күпьеллык үләннәрен дә. Мал азыгын әлегә гел сатып алып килдек, быелдан соң шул үзебезнеке булыр инде, Ходай кушса. Бодай сакларга да урыныбыз бар, - дип өстәде Марсель Абдуллин.
Эшмәкәрнең планнары чыннан да зур. Мондый төрле юнәлешләрдә эшли торган хуҗалыкның Әлмәт җирлегендә барлыкка килүе аеруча куанычлы. Шуңа күрә дә Марсель Зөфәр улы башлаган эшкә югары урыннарда да игътибар итсеннәр, кулдан килгәнчә теләктәшлек күрсәтсеннәр иде. Фермерларга дәүләт ярдәменнән башка эш алып баруы бик кыен. Марсель Абдуллинның уңышлы башлангычының дәвамы да матур булсын иде дип теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа