Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт сөт комбинаты «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсында катнашачак

Конкурс 6 һәм 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында уза.

6 һәм 7 мартта «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе кысаларында республикада беренче мәртәбә «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» конкурсы узачак. Конкурста танылган брендлар: Молочная речка, Село зелёное, Вамин, Обнимама, Очень важная корова, Васькино счастье, Бәрәкәтле, Әлмәт сөт  комбинаты   һәм башкалар катнаша.

Конкурсантларны бәйсез комиссия  бәяләячәк, аның составына дәүләт учреждениеләренең һәм ведомстволарының, тармак берлекләренең вәкилләре керә. Башта берәмләп сату объектларында сатып алынган товар  иминлек һәм сыйфат күрсәткечләренә туры килү-килмәвенә  лаборатория  тикшерүен уза.  

Күргәзмә уздырылган көннәрдә Казан Экспо мәйданчыгында эксперт комиссиясе яшерен  сәүдә маркалары  астында продукциянең сыйфатына ачык органолептик бәяләү уздырачак.  Җиңүче лаборатория сынаулары бәяләмәсенә һәм комиссия әгъзаларыннан җыелган баллар санына карап  билгеләнәчәк. Шул рәвешле иң яхшы ярым каты сыр (Россия сорты) һәм иң яхшы ак май (72,5%лы крестьян мае төре) сайланачак.

 «Татарстан Республикасының иң яхшы сөт бренды» дигән киңәйтелгән номинациядә  җиңүче халык тавыш бирүе белән билгеләнәчәк. ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә килгән  һәркем безнең төбәкнең сөт комбинатлары продуктларын татып карый һәм үз тавышын иң яхшысына бирә ала. 

Дегустация һәм конкурс “Казан Экспо”  күргәзмә үзәгенең “Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате” дигән яңа  бүлеккә  багышланган 1 нче павильонында узачак. Биредә  сәнәгать суыткыч җайланмалары, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү җайланмалары:  төргәкләү, сыешлыклар, дозалау һәм үлчәү җайланмалары; азык-төлек җитештерүне автоматлаштыру чишелешләре; сәнәгать санитариясе, гигиена һәм башкалар күрсәтеләчәк.


Җиңүчеләр 7 мартта 15:00 сәгатьтә АПК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе «ТатАгроЭкспо»ның  ябылу тантанасында игълан ителәчәк.


Чараның  tatagroekspo.ru сайтында алдан теркәлеп, әлеге әлеге вакыйганың  бер өлеше  булып, күргәзмәдә катнаша  аласыз, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса