Бәхетен туган җирендә тапкан авыл егете
Күбебез шәһәргә китәбез дә, авылны мактап, аны сагынып, «яратып» яшибез. Ә ул авылда яшәп, авылны ярата.
Үзара сөйләшкәндә еш кына яшьләр турында сүз чыкса, «Әй, хәзерге буын ялкау инде, үзләре кире, җиңел генә юл белән акчалы булырга омтылалар», диючеләр еш очрый.
Әлбәттә, андыйлары да бардыр, тик бүгенге язмамның герое - Тайсуган авылы егете Илнур Әхмәт улы Таҗиевка кагылмый бу сүзләр. Әллә авылда туып, кечкенәдән үк кул арасына кереп үскәнгәме, Илнур үзе дә бик тырыш һәм бик ярдәмчел.
Гомумән, Тайсуган авылында Илнур кебек уңган-булган яшьләр күп. Үсеп буйга җиткәч, шәһәргә китмичә, туган җирләрендә төпләнеп калучылар байтак. Ә бу үз чиратында күп нәрсә турында сөйли - димәк, авылда заманча тормыш алып бару өчен яшьләргә бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
Утыз яшен тутырып килүче Илнур Таҗиев та үзенең тормышыннан бик канәгать. Бүгенге көндә ул авылдан ерак булмаган «Татнефть газ эшкәртү» идарәсенең газ-коткару службасында хезмәт куя.
Тайсуган һәм Габдрахман авыллары егетләренә «ат җене» кагылганын районда һәркем беләдер. Илнур да кечкенәдән үк атларга гашыйк. Иң беренче тапкыр ун яшендә Бишмунчада узган ат чабышында катнаша. Шулай әкренләп ярышларда катнаша башлый. Күрше-тирә авылларда уздырылган бер генә Сабантуйны да калдырмыйча, гел беренче урыннарны гына яулый ул. Әлмәт Сабантуенда да рәттән ике тапкыр беренче булып килә. Тик шулай да еллар узу белән Илнур Таҗиев спортның башка төренә өстенлек бирә башлый.
- 2012 елдан соң гәүдәмнең төзелеше бераз үзгәреп, авыраеп китте. Үземдә көч барлыгын тойдым. Шуңа күрә дә мин алга таба кул көрәштерүгә, гер күтәрүгә өстенлек бирә башладым. Кул көрәше буенча Татарстан чемпионатында катнашып беренчелекне яуладым, Әлмәттә спортның бу төре буенча инде җиде ел рәттән беренче урыннарны яулап барам. Үзем мин 75 килограмм авырлыкта кул көрәштерә идем, алга таба йөз килограммнан өстә булганнарның барысын да җиңдем һәм 2019 елда кул көрәше буенча абсолют чемпион булуга ирештем. Авылыбызда спорт белән шөгыльләнер өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Тайсуган мәктәбендә спорт залы эшли, көрәш буенча түгәрәкләр алып барыла - теләгән һәркем өчен ишекләр ачык. Урамда спорт мәйданчыгы ясадылар - турник, борыс, төрле тренажерлар куйдылар. Футбол кыры, хоккей корты эшләп тора. Әле янәшәбездәге Габдрахман авылында Боз сарае, бассейн, спорткомплекс бар. Анда йөрибез, тренировкалар үткәрәбез. Керү түләүсез. Мондый уңайлыклар тудырган өчен Шәфәгать Фахразый улы Тәхаветдиновка, аның гаиләсенә һәм яр-дәмчеләренә рәхмәтебез зур. Авыл җирлеге башлыгы Марсель абый Мостафинга да рәхмәттән башка сүз юк. Нинди ярышка барырга булмасын, ул рухи яктан да, финанс ягыннан да зур таяныч безгә. Беләсезме, менә шундый ярдәм булганга безнең авыл егетләренең спорттагы нәтиҗәләре дә сокландыргыч шәп бит. Футбол, хоккей, волейбол, гер күтәрү, армспорт, көрәш дисеңме - Тайсуган егетләре һәм кызлары өчен бар да җиңү белән тәмамлана. Былтыр мин үзем дә авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидатлыкка үткән идем, быел документын бирделәр, ә быел инде спорт мастеры исеменә лаек булдым, - дип горурланып та алды Илнур.
Спорт - шөгыль, ул физик һәм рухи үсешкә китерә торган биеклек булса, тормыш алып бару өчен, авыл җирендә гомер кичерү өчен матди яктан тотрыклы булу да кирәк бит әле. Ә моның өчен шулай ук нык тырышу зарур.
Бу яктан да бик уңган булып чыкты героебыз. Беренчедән, Казанның аграр университетын тә-мамлап, агроном, агроэколог һөнәрләрен үзләштергән икән Илнур Таҗиев.
- Авылда хәзер шартлар шәһәрдән бер дә ким түгел бит. Мин - авыл кешесе, җир кешесе, шунда эшләргә яратам. Маллар, атлар янында булу, басуларны, игеннәрне иңләп кайту үзе бер могҗиза. Шунсыз тормыш гомумән юк минем өчен. Хуҗалыкта маллар тотам, ит белән шөгыльләнәм. Унлап баш үгезем бар, аларны үстерәм, тәрбиялим, сатам. Авылдашларны һәм күрше-тирә авылдагыларны хәләл ит белән тәэмин итеп торам. Шәһәрдән дә киләләр. «Әй, авылда яшьләр калмый инде», диләр. Шартлар тудырылса, ник калмасыннар, калалар алар. Үзең туып-үскән җирдә төпләнергә, аның данын күтәрергә, үзеңнең буыныңны дәвам итәргә кирәк. Бер-берең белән, авылдашларың белән дус-тату булып, авыр чакта ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә. Безнең Тайсуган яшьләренең күбесе авылны якын итә. Миңа калса, авыл тормышына мәхәббәт уятуда Тайсуганда ат сарае булу да зур роль уйный. Монда эш урыннары да бар, ә атлар үзләре кешедә авылга тартылуны тәрбияли. Эш, хезмәт хакы һәм торыр өчен йорт булу - бу яшьләрне авылда калдыру өчен бик әһәмиятле шартлар. Минем үземнең дә гаиләм бар, узган ел гына өйләндем, улыбыз Кәримгә бер ай булды. Улымны да чын авыл егете, яхшы спортчы итеп тәрбияләячәкмен. Киләчәктә шул мини-ферма оештырып җибәрү теләгем дә бар минем. Улым минем ничек эшләгәнне күреп, авылда, җирдә, икмәк үстереп, маллар үрчетеп, янәшәмдә гомер кичерер дип өметләнәм, - ди Тайсуган авылы егете.
Теләкләрең изге, планнарың зурдан икән, Илнур. Бар хыялларың чынга ашып, өметләрең аклана гына күрсен, уңышлар сиңа, авыл егете.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа