Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Малы да көр, сөте дә мул булырга тиеш

Кышлату - терлекчеләр өчен җаваплы һәм шул ук вакытта катлаулы да чор.

Бу чорда фермаларда хезмәт куючылар савымнарны киметмәү  һәм алынган яшь малларның баш санын саклап калу өстендә икеләтә тырышып эшли.

Район хуҗалыклары фермаларында малларны уңышлы кышлату өчен барлык шартлар да тудырылган. Сыер саву, тирес тазарту, мал азыгы тарату кебек эшләр механикалаштырылган булуы эшне аеруча җиңеләйтә.

 

Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә 7024 баш мөгезле эре терлек исәптә тора. Шуның 2099 ы - савым сыерлар. Ат үрчетүче хуҗалыклар да бар. Атларның саны хәзер район буенча 237 гә җиткән, сарыклар исә 3134. Иң күп мөгезле эре терлек Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә. Биредә 2776 баш алар. Икенче урында «Кичүчат» җәмгыяте тора. Монда малларның баш саны 1002 гә җиткән. 

 

Сыерның сөте - телендә, диләр. Терлекләрне баланслаштырылган мал азыгы белән тукландырганда гына сыерның сөте күп тә, куе да була. Шуңа да фермаларда малларны тукландыру режимын катгый үтиләр. Бу эшне  зоотехниклар аеруча ныклы контрольдә тота. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, терлек азыгы һәрбер хуҗалыкта да ел ярымга җитәрлек запас белән әзерләнә. Район хуҗалыклары быел 11314 тонна печән, 34050 тонна сенаж, 13264 тонна силос әзерләп калдырганнар.

Шунысы да мөһим, сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне дөрес шартларда тәрбияләү зарур. Сыер белән бозау то-раклары чиста һәм коры булырга тиеш. Малларга, аеруча да сыерга иң начар әйбер - үтәли җил. Тагын шунысы да бар, кышын сыер тиешенчә су эчәргә тиеш. Суын эчә, тамагы  тук икән, аңа салкын да тими, ди район белгечләре.

 

Бүгенге көндә районда барлыгы 1910 баш бозау исәпләнә. Аларны исән-имин үстерү, әлбәттә, зур кайгыртучанлык таләп итә. Әлмәт җирлеге үзенең терлекчелек тармагы белән мактана алмый алуын, шуның өстенә соңгы елларда төрле сәбәпләр белән малларның баш саны да кимегән.
 

Алдагы елда бу проблеманы чишүгә, терлекләр санын арттыруга зур игътибар бирмәкчеләр. Районда терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүче фермерлар да бар. Мисал өчен, Иске Михайловкадан «ИП Абдуллин» 2023 елда яңа ферма төзеп, 200 ләп баш мөгезле эре терлек кайтарту  ниятен белдергән. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ инде сөт комплексына өч йөздән артык тана алып кайткан.

Кышкы чорда сәламәт терлек үстерүдә шулай ук  ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең дә әһәмияте гаять зур. Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан терлекләргә мал табиблары тарафыннан 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясала. Барлык таләпләр  төгәл үтәлгәндә, тырышып, кайгыртучанлык күрсәтеп  эшләгәндә малы да көр, сөте дә мул булырга тиеш. Һәрхәлдә, шулай булыр дип өметләнәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса