Атын да асрый, икмәген дә үстерә Бишмунча егете
Бу малкайларны эш һәм юл йөрү өчен генә түгел, тәмле ите өчен дә үрчеткәннәр. Ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар һәм каклаганнар.
Әлмәт җирлегендә бу затлы малкайларны күпләп асраучылар бар икән әле. Бишмунча авылы егете, эшмәкәр Салават Гафиятуллин шундый уңган-булганнарның берсе. Эшмәкәрнең хуҗалыгында сиксәнләп ат бар. Авыл җирлегендә үскән 32 яшьлек бу ир-егет бүген атын да, сарыгын да күпләп асрый, игенен дә игә - гомумән, авыл тормышының җаен, кадерен белеп яши.
- Атлар үрчетүдән керем зур түгел инде ул. Үз биләмәңдә ашлык үстергән очракта гына атларны күпләп асрау үз-үзен аклый. Авыл кешесе гомере буе мал асрап көн күрә, шуның белән яши, аякка баса. Мин үзем балачактан әби тәрбиясендә хезмәт белән үстем. Торуыбыз да шул әби нигезендә. Тормыш-көнкүрешемне авылдан башка, шушы мал-туардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Тормыш иптәшем белән бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдык, аннан гаилә кордык, балаларыбыз да бар, менә шундый зур хуҗалыгыбыз да бар. Әлбәттә, мондый хуҗалыкны алып баруда миңа үзебезнең иң ышанычлы авыл егетләре, дусларым ярдәмгә килә. Язын, җәен, көзен басуда эшлибез, биш йөз гектарлап җиребез бар. «Беларусь» тракторлары, погрузчик һәм башкалар - техника җитәрлек, аларны рәхәтләндереп эшкә җигәбез. Теләге булганнарга эш муеннан, акчасын да вакытында түлибез, алай зарланган кеше юк. Икмәк җыйган чорда хезмәт хакын аеруча күпләп бирәбез. Шунысы гына күңелне борчый - авылда эшләргә кеше юк. Яшьләр авылдан китә. Югыйсә җир сине ашата да, туйдыра да дигәндәй. Иренмә генә, авылда үз җиреңдә хезмәт куй. Кемгәдер эшләп йөргәнче, үз көнеңне үзең күрү кулайрак та бит әле ул. Бөтен тырышканың үзеңә. Шушы атларны гына алыйк. Кечкенәдән атлар үрчетергә теләгәч, эшемне бик яратып башкарам. Ат - бик акыллы хайван. Алар белән күпкә җиңелрәк. Малкайлар күбесенчә утарда торалар, суык көннәрдә абзарга кертәбез. Салкыннарга чыдам атлар, ә җәен алар көтүдә була. Бу чорда мин малкайларымны адашым Салават абзыйга ышанып тапшырам. Атларны нигездә ит өчен үрчетәбез инде. Итен сатабыз, аннан соң Аксубай районы Иске Ибрай авылына алып барып шунда ысланган казылык һәм башка деликатеслар да ясатып алып кайтабыз. Хуҗалыгыбыз зур, маллар өчен урын җитәрлек, фермалар иркен, шуңа күрә алдагы елларга планнар юк түгел. Иң мөһиме - бер урында таптанып тормаска, бары тик алга гына барырга, - ди Салават.
Авыл җирен яратып, шунда үзенең эшен, бәхетен тапкан Бишмунча егетенә, аның гаиләсенә иминлек телибез. Көчле рухлы, эшчән кеше генә эшмәкәр була ала. Салават Гафиятуллинга нык сәламәтлек юлдаш булсын, барлык планнары тормышка ашсын, эшләре уңышлы һәм табышлы булсын дигән теләктә калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа