Язгы ярминкәләр шәһәр халкын «сыйлый» башлады
Азык-төлек продукциясенә һәм товарларга бәяләр күтәрелү барыбызны да бераз борчылырга мәҗбүр итсә дә, узган ялларда шәһәребездә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсе әлмәтлеләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Әйтергә кирәк, шәһәр кешеләре бик җылы кабул итә мондый чараларны. Ярминкәләрнең уңайлы ягы - бер урында кирәкле бөтен продукцияне сатып алырга була, сайлау мөмкинлеге дә зур.
Халыкка район предприя-тиеләре, хуҗалыклары, фермерлары тарафыннан җитештерелгән ит-сөт продукциясен, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмаларны кибетнекенә караганда арзанрак бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырыла.
Ярминкә гадәт буенча Әминов урамындагы «Торговый двор» җәмгыяте биләмәләрендә оештырылды. Ул иртәнге сигездән үк эшли башлады. Ассортимент, һичшиксез, бай иде. Әлмәт сөт комбинаты, райпо һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ продукцияләрен халык аеруча яратып һәм күпләп алды. Токарликовлылар алып килгән итнең сөяклесе дә, сөяксезе дә бер үк бәядә - килограммы 425 сумнан сатылды. Моннан тыш, алар төрле сорттагы казылыклар, ярымфабрикатлар һәм башка деликатеслар алып килгәннәр. Сыер бавырының бер килосы 390 сум, казылыкларның бәясе 330 сумнан алып 500 сумга кадәр - теләгәнен сайлап ал гына.
Әлмәт сөт комбинаты җитештергән һәм аерым махсус савытларга тутырылган 72,5 процентлы 450 грамм ак май - 250 сумнан, майлылыгы 82,5 % булган югары сортлы ак май килограммы 590 сумнан, майлылыгы 45,0 % процент булган «Гауда», «Эдам» сырлары килограммы 490 сумнан, югары сортлы «Российский» сырының бер килограммы 505 сумнан сатылды.
Шәхси ярдәмче хуҗалык-лар сарык, кош һәм дуңгыз ите, он, йомырка саттылар. Район умартачылары шәһәр халкын бал белән дә куандырдылар. Мисал өчен, Рус Акташыннан Николай Вороновның 3 литрлы банкаларга тутырып алып килгән чәчәк балы 1600 сум, ә юкә балы 1800 сум иде. «Балны яраталар, чират торып күпләп алалар, чөнки аның файдасы бик зур, экологик яктан да чиста продукт бу», - диде Николай Дмитриевич. Әйе, килешми мөмкин түгел. Зур көч куеп башкарыла торган хезмәтнең бу татлы җимешенә куелган бәя зур түгел.
Райпо җитештергән камыр ризыклары да сатып алучыларның күңеленә хуш килде. Эчлекләре төрле булган пироглар 120 сумнан, кәбестә килограммы 50 сумнан, чөгендер 35 сумнан тәкъдим ителде. Югарымактамалылар ярминкәгә килүчеләрне каклаган, тозлаган казлары, тавыклары һәм ат ите белән куандырдылар. Өч килограммлы казны 550 сумнан, бер килограммлы чебешләрне 250 сумнан сатып алырга була иде. Сатып алучылар авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын билгеләп уздылар. Төп продукт - бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суганга сорау зур, халык аны күпләп ала. Бәяләр кибетнекеләр белән чагыштырганда арзанрак.
- Ярминкәләрне көтеп алабыз, сыйфатлы продукция сатып алу өчен яхшы мөмкинлек. Монда шактый әйбер арзан, хәзер кибеттәге бәяләр янына якын килерлек түгел бит. Кеше күп, шуңа күрә иртә белән үк килдем. Сайлап алып була, ассортимент зур. Үзем ит сатып алдым. Кибеттән сыер ите алганым юк, анда аның сыйфатлы булуына ышанмыйм да. Базарда әйбәтне саталар, бәясе дә түзәрлек әлегә. Рәхмәт авыл хезмәтчәннәренә. Алар эшләп, җитештереп торса, шәһәр халкы тук булыр, - дигән фикерләре белән уртаклашты 70 яшьлек Сөббух ага Исмәгыйлев.
Шулай да бу ярминкәдә шикәр комы сатучылар күренмәде. Бу төр продукция агымдагы атнада уздырылачак ярминкәдә күпләп сатылачак, дип ышандырдылар башкарма комитетта. Ярар, көтәбез, аңа кадәр, бәлки, бәясе дә төшәр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре исә атна саен уздырылып, әлмәтлеләрне 23 апрельгә кадәр куандырачак икән әле. Белми калдык диярлек булмасын - ярминкәләргә килегез!
Резеда Исмәгыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа