Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икътисадның мөһим секторы

Агымдагы елны күзәтелгән аномаль коры һава торышы республика хуҗалыкларында үстерелгән уңышның күләменә тәэсир итми калмады, әлбәттә.

Уңыш узган елдагыдан 3 тапкырга кимрәк булды, мал-туарга дигән азык та кыш чыгарга җитәр-җитмәс кенә.

Соңгы елларда Әлмәт районы хуҗалыкларында болай да кимегән мөгезле эре терлек саны тагын да кимемәс дигән гарантияне беркем дә бирми. Шулай да, баш санын саклап калырга кирәк. Алай гына түгел, районда җитештерелгән азык-төлек продукциясенең сыйфаты да тиешле дәрәҗәдә булсын. Бүген хуҗалык җитәкчеләре каршында торган төп бурыч әнә шундый.

Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән «Зәй» хуҗалыгы терлекчелек фермасында очрашып сөйләште. Бигрәк тә башлыкны мөгезле эре терлекнең үрчемәве борчый - бүген бу юнәлештә район буенча уртача күрсәткечләр республиканыкыннан ким. Мал үрчемәдеме - кимеде дигән сүз. Ә бу, үз чиратында, җитештерелә торган ит һәм сөт күләмендә дә чагылыш таба. Нәтиҗәләр тел-теш тидерерлек булмасын өчен кышлатуны тиешенчә оештыру, фермаларда микроклиматны җайга салу, азык ресурсларыннан рациональ файдалану кирәклеген тагын бер кат ассызыкладылар. Күчмә киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

- Тиешле прививкалар вакытында ясалса, мал азыгы әзерләүдә хилафлыклар булмаса, районда җитештерелә торган ит һәм сөтнең сыйфаты начар булырга тиеш түгел. Әлбәттә, күп нәрсә җитәкчеләрдән, куелган мәсьәләләргә җаваплы карашларыннан тора, - ди Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов

Куелган бурычка җаваплы караш дигәндә, мал-туар артыннан дөрес тәрбияне күзалларга кирәк. Бозау - сабый бала кебек, аның сәламәтлеге анасы карыныннан ук башлана. Шуңа күрә сыйфатлы сөт алам дисәң, яшь малны туу белән дөрес ашату мөһим. Әлбәттә, беренче тәүлектә бозауга угыз бирелсә, аның иммунитеты нык, димәк, алга таба күрсәткечләре дә югары булачагын тагын бер кат искәрттеләр. Моннан тыш, тиешле витаминнар кергән ясалма сөткә күчү дә икътисади яктан отышлы булачак.

Семинарның «Зәй» ху-җалыгында узуы очраклы түгел - ике ел элек инвесторлы булган кечкенә хуҗалык заманча технологияләр кулланылышының тере мисалы. Беренчеләрдән булып биредә видеокүзәтү системасы куелган, ул иминлек өчен дә, мал-туарны күзәтү өчен дә бик уңайлы, ди белгечләр. Шул ук витаминлы кушылмаларга да акчаны кызганмыйлар биредә. Район белгечләре киңәшен истә тотып, авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрәләр, куелган бурычларны үтәргә тырышалар.

- Терлекчелек, сөт җитеш-терү безнең өчен өстенлекле юнәлеш. Шуңа күрә заман технологияләрен кулланмау ахмаклык булыр иде. Бүген хуҗалыкта 227 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз, тәүлегенә 970 кг сөт савабыз. Шуның хисабына яшибез дә. Эшкәртелә торган җир мәйданнары 3 мең ярым гектар тәшкил итә. Анда бөртекле һәм азык культуралары игәбез. Елы нинди - уңышы шундый булды анысы. Тик безнең узган елгы запасларыбыз бар, чыгышырбыз дип уйлыйм, - ди хуҗалык директоры Динар Ихтисамов.

Семинар барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә чакырдылар - тирә-як төбәкләрдә әледән-әле баш калкыткан вирусларны республикага кертмәү сыйфатлы азык җитештерү стратегиясе белән янәшә атлый торган төп бурыч.

- Күрше төбәкләрдә дуңгызларның африка чумасы, ящур, үзебезнең республикада кош гриппы очраклары хакында әледән-әле мәгълүмат алып торабыз. Болар барысы да сабак безгә. Азык яки мал-туар кайтарган очракта түбән бәягә алданып яман чиргә юлыкмагыз, сак булыгыз,- ди Реваль Мөхәммәтҗанов.

Очрашуда шулай ук терлекләрне милли системада теркәү мәсьәләсен дә кузгаттылар. Кагыйдә буларак, мал-туар махсус чиплаштырылган һәм һәрберенә индивидуаль бирка тагылган булырга тиеш. Шулай итеп терлекнең һәрбере туу белән үк уникаль ID кодка ия була, аның номеры 25 ел буе кабатланмаска хокуклы. Әлеге код ярдәмендә терлек турында иң тулы мәгълүмат саклана һәм, мисал өчен, сугымга озатылгач та, ит продуктларының сыйфаты хакында фикер йөртергә була дигән сүз.

Очрашу ахырында Тимур Нагуманов районның авыл хуҗалыгы белгечләрен конкрет хуҗалыкта җыеп, барысы өчен дә файдалы булган укулар оештырырга тәкъдим итте. Әлбәттә инде, һәр җитәкчегә сыйфат һәм баш санын исәптә тотарга кушты.

 

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса