Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында уңыш узган ел белән чагыштырганда 5 тапкырга кимегән

Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Атна-ун көн элек уракка төшкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре болай да аз булган уңышны җыеп алырга ашыга.

Узган ел алганы белән чагыштырганда биш тапкырга кимрәк уңыш тез астына сукты, ди «Кичүчат» хуҗалыгы җитәкчесе Җәлил Сафиуллин.

Районда беренче булып яз-гы кыр эшләренә төшкән хуҗалык чәчүне нәкъ менә арпа басуыннан башлаган булган. Дымы җитәрлек иң әйбәт кырларның берсе иде бу, ди җитәкче. Яңгырга өметләре өзелгәч тә, тиз арада барлык техник чаралар да күрелгән булган булуын. Тик нәтиҗәдә узган ел гектарыннан 57 центнер уңыш биргән арпа быел нибарысы 10 центнер күрсәтә. Көзге бодай, арыш гектарыннан уртача 12 центнер чыгар, ди белгечләр.

- 1200 баш мөгезле эре терлеккә корылык диеп һава ашатып булмый, баш санын саклап калырга кирәк. Итлеккә дигәнен пычак астына озатсак та, сөтлебикәләрне кыш чыгарасы иде, - ди җитәкче.

Шуңа да бүген хуҗалык хезмәтчәннәре тир түгеп, булган уңышны җыеп алу өстендә эшли.

Узган елдан калган 500 тонна фураж, 2000 тонна сенаж бераз булса да күңелне җылыта, шулай да бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле, - ди Җәлил Сафиуллин.

2010 елгы корылык аграрийларны даими запас булдырырга өйрәтте. Зур булмаган азык запасы Әлмәт хуҗалыкларында да бар, ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

- Бүген хуҗалыкларда узган сезоннан 38,6 мең тонна азык калды, бу бер шартлы терлеккә уртача 11,6 центнер туры килә. Азыкка ихтыяҗ 61 мең тонна тәшкил итә. Безнең иң күп мөгезле эре терлек Токарликов исемендәге җәмгыятьтә. Бәхеткә, алар һәрвакытта да ел ярым-ике еллык запас белән эшләп килә, - ди идарә начальнигы.

Проблемаларсыз кышлату өчен һәр шартлы баш терлеккә тагын 24 центнер тупас һәм сусыл азык һәм 10 ц бөртек фуражы әзерләргә кирәк, ди белгечләр. Әле хуҗалыкларның кукуруз басуын чабып силос әзерлисе бар. Ә бу ким дигәндә 22 мең тонна силослы булырга мөмкинлегебез бар дигән сүз.

- Бөртекле культураларга килгәндә, басуларда бүген барлыгы 100 дән артык комбайн эшли. Темплар яхшы, көн саен 2000 гектарга якын бөртекле культураларны урып-җыялар. Уртача уңыш гектарыннан 10-12 центнер тәшкил итә. Төгәл алганда борчак гектарыннан 9, арпа - 10, көзге арыш - 12-13 центнер чыга, - ди Фәнис Мисхәтович.

Быел бөртекле культуралар 44 мең гектарда чәчелгән, шуның 17 меңе - көзге культуралар. Җитәкчеләр әйтүенә караганда, уңышның түбән булуы комбайнчылар һәм механизаторларның хезмәт хакында чагылырга тиеш түгел. Бу атнада үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы хезмәт алдынгыларына район башлыгы Тимур Нагуманов акчалата сертификатлар да тапшырды.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса