Бәхетле умартачының кортлары да бәхетле
Умартачы булыр өчен табигатьне яратырга һәм бал кортлары кебек ару-талуны белми эшләргә кирәк, бары тик шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин, дип саный Тайсуган умартачысы Ришат Галләмов.
Умартачы булыр өчен табигатьне яратырга һәм бал кортлары кебек ару-талуны белми эшләргә кирәк, бары тик шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин, дип саный Тайсуган умартачысы Ришат Галләмов.
Габдрахман авылында туып-үсеп, авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлаган һәм язмышын туган ягы белән бәйләгән кешеләрнең берсе ул. 15 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Галләмовлар гаиләсен тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Заманында колхоз умарталыгын үз карамакларына алып, чистартып, ихаталап, әкияттәгедәй гүзәл бер почмак ясап куйган умартачыларның эшләре җай гына бара. Аларның шулай тату-матур итеп үз эшләрен алып барулары һәркемдә соклану һәм хөрмәт уята. Умартачылык Галләмовлар өчен инде күптән гаилә һөнәренә әверелгән. Ришат Галләмов эшен күптәннән үзенең төпчек улы Ренатка ышанып тапшырган. Егет бик булдыклы һәм кызыксынучан, умартачылыкның барлык серләренә төшенеп җиткән, бөтен эшне төгәл, заманча ысуллар белән башкара белә. Ришат Галләмовның тормыш иптәше Зөлфия дә бал кортларын карауда шактый тәҗрибә тупларга өлгергән, иренә һәм улына бик теләп булыша.
Галләмовлар үзләре дә нәкъ менә шундый төпле, булдыклы нәселдән. Шуның өстенә әле алар балта осталары да. Булганнан бар да була, диләр халыкта. Барысына да өлгерәләр, барысына да җитешәләр. Алар аерткан балдан болынның хуш исле үлән һәм чәчәк исе аңкып тора, ди авыл кешеләре.
- Бал сыйфатлы булырга тиеш. Шуның өчен тырышабыз да инде. Улым Ренатка үземә ышанган кебек ышанам. Ул бар нәрсәне дә төпле акыл белән, җиренә җиткереп эшли, - ди гаилә башлыгы. Ренат, чыннан да, бал кортлары белән бәйле бар нәрсәгә дә игътибарлы, кызыксынучан булуы белән аерылып тора. Әтисе белән бергә 7-8 яшьтән үк умартачылык эшен өйрәнеп үскән егетнең белмәгәне юк - бүген инде башкаларның остазы булырлык. Галләмовларның умарта хуҗалыгында төп 50 ләп умарта бар, 100 ләп умарта оясы кышлатуга керә. Бал кортлары төре - Бакфаст нәселеннән. Ренат билгеләп узганча, әлеге токым кортлар бүгенге көндә умартачылар арасында бик популяр. Иң мөһиме - алар югары продуктивлыкка ия һәм усал түгелләр. Умарта ояларын караганда кортлар хуҗаларын чакмый - үзләрен бик тыныч тота.
- Умартачы һәр сезонда эштә була. Башта рамнарны, умарталарны төзәтү, яңаларын ясау, җылыткычлар (маталар) әзерләү кебек эшләр башкарабыз. Ә инде бал кортларын урманга чыгаргач, бары тик алар белән генә шөгыльләнәбез. Бал корты гаиләсенең көче артсын өчен үрчетүгә игътибар бирергә кирәк. Ана кортның сыйфатлы булуы аеруча зур роль уйный. Шуңа да ана кортларны яңартып тору эше аеруча мөһим санала. Шуны да әйтәсем килә - басуларны корткычларга каршы агулаганда, эшне дөрес һәм тиешле кагыйдәләр буенча оештырсыннар иде. Бал кортлары аннан бик нык зыян күрә. Быел да алай булмасын иде, - дигән теләген белдерде Ренат Галләмов. Умартачылык эшенең катлаулы һәм җаваплы булуына да карамастан, бу кәсепне бик яратуын билгеләп китте ул.
- Тыныч, чиста хезмәт, сәламәтлек өчен дә файдалы. Ояларын ачканда балавыз исе килеп тора. Ул сулышны ачып җибәрә, күңел күтәрелеп китә. Бал, балавыз, чәчкә серкәсе, прополис - болар барысы да мең төрле чирдән дәва бит. Миңа бик ошый бу хезмәт. Умартачы булуым белән бик бәхетлемен, - ди егет.
Чыннан да, борын-борын заманнарда ук балны Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җиргә кеше бәхете өчен җибәрелгән бүләк дип санаганнар. Шушындый изге эштә булган Галләмовлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, эшләрендә тагын да зуррак уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Кәсепләре буыннан-буынга дәвам итеп, кешеләргә бәхет кенә китерсен!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа