Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яратып эшләсәң, кыен түгел

Яшелчәчелек – агросәнәгать комплексының үзенчәлекле тармагы санала. Үзенең әһәмияте белән ул икмәк һәм бәрәңгедән соң өченче урында тора.

Яшелчәләр сәламәтлекне ныгытучы, табигый витаминнар, антиоксидантлар, алыштыргысыз аминокислоталар һәм башка биологик актив матдәләр чыганагы булганлыктан, кешеләрнең гомерен озайта.

Моннан тыш, кризис һәм санкцияләр чорында импортны алыштыру мәсьәләсе актуальләшә бара. Бүген бу турыда бик күп сөйлиләр. Чыннан да, үз җиребездә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, чит илнеке белән чагыштырганда, сыйфатлырак, тәмлерәк һәм файдалырак бит.

Әлмәт җирлегендә яшелчә үстерүче фермерлар шактый. Моннан тыш район инициативасы белән җиләк-җимеш кластеры һәм «Яшелчә үзәне» дигән иң яңа һәм уникаль проектлар тормышка ашырылып, уңышлы гына эшләп килә. Шулай да яшелчә үстерү ул су сиптем дә, булды түгел. Җирне вакытында эшкәртеп, ашлап тору, орлыкларны да дөрес сайларга кирәк. Ә иң мөһиме – хезмәтеңне яратып башкарудыр, мөгаен.

Май ае – теплицаларда кыяр-помидор өлгергән чак. Чәчәк үсентеләрен ачык һавага чыгарып утырта торган бик җаваплы чор да. Әлеге эшләрне уңган-булган хуҗалар, хуҗабикәләр ничек башкара икән? Бу уңайдан без озак еллар дәвамында яшелчә үстерү тәҗрибәсен туплаган Лилия ханым Сәгъдиевага мөрәҗәгать иттек.

- Чыннан да, май ае - теплица тотучылар өчен бик мәшәкатьле чор. Тирләп-пешеп уңыш җыя торган чак дисәм, тагын да дөресрәк булыр. Без бит кыяр-помидор тизрәк өлгерсен өчен рассадаларны бик иртә утыртабыз, - диде ул.

Теплицада эшләр октябрь-ноябрь айларында ук башланып китә. Гыйнвар-февраль айларында корткычлар булмасын өчен санитар эшкәртү уздырыла, күкерт яндырып, төтен җибәрелә. Сыналган, ышанычлы орлыклар гына чәчәләр биредә. Шуңа рассадалар да бик ныклы, яхшы.

- Бездән аларны килеп, сорап алалар. Карбыз һәм кавын рассадаларын алып китеп, соңыннан җиләк-җимешләре өлгергәч: «Мәгез әле, үзегез дә татып карагыз», - дип үзебезне сыйлаучылар да күп булды. Чәчәкләргә килгәндә, теплицаларыбызда аларның 30лап төрен утыртабыз. Күпьеллыклар, берьеллыклар да бар. Болар - пеларгония (яран гөл), канәфер, петуния, арыслан тамагы, зәгъфран, бегония, сальвия, алиссум, миләүшә, дельфиниум, гравилат, немезия, маттиола, лалә һәм башкалар. Һава торышы менә хәзерге кебек кызу торганда көненә ике тапкыр – иртән һәм кичен су сибеп алу зарур. Суны чәчәк өстенә түгел, ә төпкә, туфракка сибәбез. Күчереп утыртканда суны аеруча күп сибәргә кирәк. Стимуляторлар турында да онытырга ярамый. Без үзебез үсентеләр ныгысын өчен «Эпин» һәм «Циркон» кулланабыз, - дип серләрен чиште Лилия ханым.

Үсентеләре яхшы булгач, аларны нефть һәм шәһәр предприятиеләре дә теләп сатып ала. Яшелчәләргә килгәндә, беренче кыяр уңышын апрель аенда ук җыя башлыйлар икән. Шәһәр халкы ел да аны бик көтеп ала. Район башкарма комитеты тарафыннан фермерларга үз продукцияләрен сату өчен базар янында махсус урыннар да бүлеп бирелгән иде. Анда хуҗалыкның сату итә торган үз ноктасы бар.

- Халык килә, ала. Мактыйлар. Бу аңлашыла да. Без бит кыяр-помидорны табигый ысул белән үстерәбез, артезиан сулары гына сибеп торабыз. Сортлар төрле. «Кураж» дигән кыярны аеруча ярата әлмәтлеләр. Ул вак, ыспай, тозларга да яхшы. Помидорлар май азагына өлгерергә тиешләр. Икенче уңышны инде июль аенда җыячакбыз. Теплицада «Розовое утро», «Ля-ля-фа» алсу һәм кызыл төстәге помидорлар үрчетәбез. Тозларга, киптерергә һәм төрле соуслар ясарга менә дигән. Помидор бай уңыш бирсен өчен аның аскы яфракларын өзеп, шулай ук ян-як үсентеләрен вакытында алып барырга кирәк. Алмасаң, помидоры булмый, булса да вак үсә. Шуңа күрә бу куен бәбәкләрен озынлыгы 3 см дан артканчы өзәргә кирәк. Никадәр кечкенә чакта өзсәң, шулкадәр әйбәтрәк. Вакытында бәйләп кую мөһим. Алай эшләмәсәң, үсенте сынып, бар тырышканың юкка чыгарга мөмкин. Суны бары тик төбенә генә сибәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, үсентеләр нык күтәрелеп китә, уңышы да шәп була, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Лилия Рәхимҗановна.

Очрашу азагында Лилия ханым яшелчәчелек белән шөгыльләнүче әлмәтлеләргә исәнлек, имин тормыш һәм мул уңышлар теләде. Табыннарыгыз мул, өстәлләрегез түгәрәк булсын.

 

РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса