Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көтүегез чыгамы?

Көтү көтү ни икәнен Бармы татыганыгыз, Таң әтәчен ишетүгә, Йокыдан торганыгыз? Бармы иртән битегезне Чык белән юганыгыз, Озын чыбыркылар белән Сыерлар куганыгыз? Исхак Фәйзуллин

Яз кояшы җирне җылытып, яшел үлән күренүгә, авылларда малларны көтүгә куа башлыйлар. Көтү чыгу - авыл өчен бик әһәмиятле вакыйга инде ул.

Кыш буе ябылуда яткан сыерлар саф һавага чыга, иркен яланнарда туйганчы витаминлы азык белән сыйланып, кичкә җилемнәрен тутырып, бик канәгать булып мөгрәшеп көтүдән кайта.

Әлмәт районы авылларында быел көтүгә чыга торган маллар саны күпме? Көтүчеләр бармы? Әлеге уңайдан без авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшеп алдык. Кайбер торак пунктларда авыл кешеләре белән очрашулар булып узган икән инде. Кемнәрдер, елдагыча, көтүче яллый, ә малларның баш саны азрак булган авылларда «электропастух» - электр көтүче куллануга өстенлек бирәләр икән.

Мисал өчен, Кама-Исмәгыйль авылында малларны болынга май бәйрәмнәрендә үк чыгарырга уйлап торалар. 40 баштан артык мөгезле эре терлек көтүгә чыга, көтүче дә бар, диделәр авыл советында. Бишмунчалылар һәм нәдерлеләр дә 50 ләп малны көтүгә куа. Ә менә Елховой, Югары Мактамада инде соңгы ике елда электр көтүчене кулайрак күрәләр.

- Елховой авылы шәхси хуҗалыкларындагы 25 ләп сыер җәйге чорда электр көтүче карамагында. Бу ысул кулланышта бик уңай. Әлеге эшне контрольдә тотучы ике егетебез бар. Алдан килешеп көтү урынын билгелибез дә, ул урынга тимерчыбык сузып куела, ток тоташтырыла. Сыерлар тимерчыбыкка аз гына кагылса да, борыннарын җиңелчә генә ток сугып ала. Шулай өйрәнәләр - бүтән якын да килмиләр. Билгеле бер вакыттан соң урынын гына күчереп куясың. Малкайлар әлеге ысулга бик тиз күнегә, хәтта көтүдән кайтыр вакытны да чамалап, капка янына җыела башлыйлар. Һәрбер хуҗа малын шул билгеле вакытта килеп ала. Быел авыл биләмәләрендә агач үсентеләрен күпләп утыртканлыктан, малларны килеп алуны катгый куярга булдык. Шулай булмаганда, яшел үсентеләрне терлекләр юкка чыгарып бетерергә мөмкин, - дип аңлатма бирде Елховой авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин.

Кызганыч, еллар узган саен авыл җирлекләрендә малларны көтүгә куу кебек матур күренеш күзгә күренеп бетә, югала бара. Ә бит элек йортта ничә баш мал булса, хуҗа кеше шуның кадәрле көн көтү көтәргә тиеш була иде. Көтүче чыбыркысының тавышы әллә кайлардан ишетелеп тора, малкайларның тезелешеп, тузан туздырып капка турыннан узып китүләрен сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Сыер асраучылар елдан-ел кими. Малсыз авыл - җансыз инде ул. Күпчелек торак пунктларда көтү бөтенләй чыкмый. Андыйларның терлекләре өйдә тора. Арканлаган малның җәй буе бәйдә торуы үзе бер җәфа: туктаусыз урынын күчереп, су эчертеп тору кирәк.

Көтү мәсьәләсе районда ел да актуаль. Авылларда көтүгә куарлык маллар, аларны көтәрлек кешеләр дә булсын иде, дип телисе генә кала.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса