Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәт драма театры репертуарында үзгәрешләр

"Репертуарыбызда үзгәрешләр!" - дип хәбәр итә Әлмәт татар дәүләт драма театры үз Инстаграмында.

Артистлар авыру сәбәпле, 3, 4 сентябрьдә булачак "Тыкрыкта булды бу хәл" спектакле урынына Әлмәт театры бинасының кече залында "Кайда минем илем?" спектакле тәкъдим ителә.

Алдан алынган билет белән тамашачылар "Кайда минем илем?" спектаклен карый алачак, яки билетны саклап, тиздән булачак "Тыкрыкта булды бу хәл" спектакленә бару мөмкинлеге дә бар.

Тудырылган уңайсызлыклар өчен театр хезмәткәрләре тамашачылардан гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса