Әлмәтлеләрне бушлай экскурсиягә чакыралар
Алдан теркәлү мөһим.
12 ноябрь көнне 9:00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Зөлфия Хәйбуллина Әлмәтнең паблик-арт объектлары буенча бушлай экскурсиягә чакыра. Зөлфия экскурсантларны «Госпожа Гусыня: традиция и свобода», «Алмалар тарихы», «Эзләр: Ризаэтдин Фәхретдин портреты», «Ак Бүре» мураллары белән таныштырачак.
Очрашу урыны: Герцен ур., 90
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлегез.
Антон Селезнев фотосы
Проект «Татнефть» инициативасы белән «Новь» бюросы һәм "Стрит-арт" тикшеренү институты белән берлектә тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа