Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

"Яшел Фитнес" әлмәтлеләрне тренировкаларга чакыра

Барлык тренировкалар да бушлай һәм анда теләге булган һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Яшел Фитнес» проектын оештыручылар барлык спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны бушлай дәресләргә чакыра.

Бу атнага тренировкалар расписаниесе:

18 июльдә 9.00 сәгатьтә тренер Рамия Чирскова Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында 50+ аэробика буенча тренировкалар үткәрәчәк.

17.30 сәгатьтә пилатес буенча тренер Лиана Махлеева белән тренировкалар узачак.

20 июльдә «Сәламәтлек» паркында 6.00 сәгатьтә «сәламәт арка» күнегүләре узачак. Тренер: Алия Газизҗанова.

9.00 сәгатьтә Рамия Чирскова шәһәр паркында 50+ функциональ тренировка үткәрәчәк.

17.30 сәгатьтә пилатес буенча тренер Лиана Махлеева белән тренировкалар узачак.

22 июльдә 6.00 сәгатьтә "Сәламәтлек " паркында растяжка буенча өйрәнүләр узачак. Тренер: Алия Газизҗанова.

Шәһәр пляжында 17.00 сәгатьтә Александр һәм Мария Смолькиннар воркаут-статика һәм воркаут-фристайл юнәлешләре буенча тренировкалар үткәрәчәк.

17.30 сәгатьтә шәһәр паркында тренер Лиана Махлеева белән пилатес буенча тренировкалар узачак.

24 июльдә 15.00 сәгатьтә шәһәр пляжында Александр һәм Мария Смолькиннар воркаут-статика һәм воркаут-фристайл юнәлешләре буенча өйрәнүләр үткәрәчәкләр.

 

Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса