Татарстанлыларның финанс тәртибе турында төп фактлар
Кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкалар югары булып кала.
Россия Банкы «Региональная экономика: комментарии ГУ» докладын бастырды.
Ел башында татарстанлыларның кулланучылар тәртибе ничек үзгәрүе турында сөйлибез.
1. Татарстанда яшәүчеләр февральдә актив рәвештә кертемнәр һәм тупланма счетлар ачтылар. Бу банкларның җәлеп итүчән шартларына да, керемнәрнең үсүенә дә бәйле.
2. Гыйнвар аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хаклары үсеше гомумроссия дәрәҗәсеннән уртача югарырак булды.
3. Февральдә кулланучылар кредитлавы акрынайды, чөнки кредитлар буенча ставкалар югары булып калды.
4. Соңгы айларда төзелеш материалларына һәм җиһазларга ихтыяҗ кимеде. Бу хакта кайбер сәүдә предприятиеләре хәбәр итте. Сәбәпләр арасында – татарстанлыларның саклык активлыгы, шулай ук кредит бирү шартлары катгыйлану аркасында торак базарына ихтыяҗ кимү.
5. Февральдә Татарстанда кунакханә хезмәтләренә ихтыяҗ шулай ук кимеде. Аларның кыйммәтләнүе аркасында туристлар урнаштыруның бюджет вариантларын өстен күргән. 2025 елның мартында акча-кредит шартлары кырыс булып калды. Илдә инфляция 2026 елда якынча 4% максатка әйләнеп кайтсын өчен, озак вакыт икътисадта югары ставкаларны саклап торырга кирәк булачак. Моның өчен Россия Банкы төп ставканы 21% дәрәҗәсендә саклый. Димәк, кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкалар югары булып кала. Кирәк булмаган әйберләрне кредитка сатып алуга караганда, саклап калу отышлырак. Шул рәвешле, төп ставка кешеләрнең финанс карарларына йогынты ясый һәм артык ихтыяҗны киметә, бу инфляцияне акрынайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia