Алия, без сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Синең әле тормышыңның иң гүзәл чагы. Йөзеңдә самимилек, ирешәсе үрләрең биек, хыялларың чиксез диңгездәй. Тормыш юлыңда уңышлар, бәхет-шатлыклар, ныклы сәламәтлек озата барсын, шатлыгыңны чын күңелдән уртаклашырдай, авыр чакларда таянырдай, ярдәм кулы сузардай ышанычлы дусларың булсын!
Йөзеңдәге якты кояш
Нурын чәчсен гомер-гомергә,
Хыялларың белән мөмкинлегең
Юллар ярып барсын гел бергә!