Чын күңелдән котлыйбыз!
Шундый кешеләр була - алар синең тормышыңа илаһи көч тарафыннан җибәрелеп, гомер буе синең янәшәңдә атлый. Аның барлыгын син сизмисең дә, күрмисең дә кебек, гомер юлдашыңа шултиклем ияләшкән буласың ки, гүя ул сулар һава, эчәр су, көндез яктырткан кояш, айлы-йолдызлы күк йөзе. Андый кешем булу белән мин дә бәхетле. Үскәндә үк игезәкләр сыман тирә-күршеләрне саташтырган кан-кардәшем, тугры дус һәм күршем белән бүген дә бер шәһәрдә яшибез, бер казанда кайныйбыз.
Гөлия, Гөлиякәй!
Гомер языңның чәчәк аткан чираттагы мае белән тәбрикләп сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Барган юлың киң, сикәлтәсез булсын! Янәшеңдә барган ир-егетләрең һәрвакыт шатландырып, уңышлары белән сөендереп торсын! Без сине бик-бик яратабыз һәм горурланабыз.
Хөрмәт белән: Ногмановлар гаиләсе.