Рамил Салихов һәм Айгөл Мөктәсыймованы Никахлашулары белән котлыйбыз!
Кадерле Рамил һәм Айгөл! Без сезне иң олы бәйрәмегез - Никах көнегез белән котлыйбыз. Бергә булган һәр көнегез гүзәл, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын, йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын!
Алмагач чәчәк атканда
Башлана тормышыгыз.
Ак чәчкәдәй ап-ак булсын
Сезнең тормыш юлыгыз!
Бер-берегезнең кадерен белеп,
Шатланып, уйнап-көлеп,
Яшәсәгез сез һәрвакытта
Пар күгәрченнәр кебек!
Гел уңышлар көтеп торсын
Үтәсе юлыгызда.
Бәхет өчен күп кирәкми -
Ул бит үз кулыгызда!
Иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, туганнарыгыз.