Сөббух Исхаковны туган көне белән котлыйбыз!
Поздравления

Сөббух Исхаковны туган көне белән котлыйбыз!

Сөббух Галиевич! Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы янәшәгездә булсын. Сәрия ханым һәм балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән кайгы-хәсрәтсез мул тормышта хәзергедәй гөрләшеп, сөеп-сөелеп, аларның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын! Сезнең җаныгыз белән бирелеп эшләр эшегез, эштән сезне сагынып көтәр кешеләрегез, җылы түрле, ныклы нигезле өегез, шатлыклар китерүче балаларыгыз, оныкларыгыз бар - дөньяда иң зур бәхет шушыдыр. Ходай сезне әлеге бәхеттән аермасын!