Әлмәт автовокзалы һәм тимер юл станциясе
Әлмәттә бер автовокзал эшли. Ул нефтьчеләр, төзүчеләр, завод эшчеләре, авыл кешеләрен вакытында һәм өзлексез йөртүне тәэмин итә. Әлмәттән читтә Калейкино авылында тимер юл станциясе эшли. Әлмәт — Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе - «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы тимер юл станциясе. Станциядән Казан, Нократ Аланы, Ижевск электропоездлар китә, моннан тыш, Россиянең Киров, Кисловодск, Пермь, Новороссийск, Төмән шәһәрләренә йөрүче поездлар да станциядә туктый.
-
Әлмәт автовокзалы
Әлмәт автовокзалы даими рәвештә төрле шәһәрләрдән автобус рейсларын кабул итеп озата. Яр Чаллы, Уфа, Самара һәм Казан өстенлекле юнәлешләр булып тора.
Эш вакыты: 05:00-19:00
Телефон: - 8 (8553) 26-08-00
Адресы: 423455, Әлмәт ш., Герцен ур., 1А й.
-
Әлмәт тимер юл станциясе
Әлмәттән читтә Калейкино авылында тимер юл станциясе эшли.
Эш вакыты: Тәүлек әйләнәсе
Телефон: - 8 800 775 00 00
Адресы: ТР, Әлмәт районы, Калейкино авылы
Бүген Әлмәт ПОПАТ – Татарстанда иң эре предприятиеләрнең берсе, менә 60 ел инде нефтьчеләр, төзүчеләр, завод эшчеләре, авыл кешеләрен вакытында һәм өзлексез йөртүне тәэмин итә. Пассажирлар йөртүнең ышанычлылыгы һәм куркынычсызлыгы – менә заказчыларны җәлеп итә торган һәм предприятиене конкурентлыкка сәләтле транспорт оешмалары рәтенә кертә торган визит карточкасы. 2008 елда предприятиегә мөһим йөкләмә – 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасына багышланган «Казан – Брюссель» студентлар йөгерешен транспорт белән тәэмин итү ышанып тапшырыла.