Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәттәге «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексы

Әлмәттәге «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексы
  • Тасвирлама:

    Әлмәтнең «Ян» комплексы нарат урманы әйләнәсендә урнашкан, бу исә кабатланмас тынычлык һәм саф һава атмосферасы тудыра. Спорт-сәламәтләндерү комплексының матур аллеялары һәм күлләре булган каралган территориясе ял итү өчен бик яхшы.

  • Телефон:
    • 8 (8553) 37-53-33
  • Сайт:

    http://yan.tatneft.ru/kontakti?lang=ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    РТ, Әлмәт районы, Новоникольское авыл җирлеге, Поташная Поляна поселогы, Сосновая урамы

Әлеге комплекста җанны да, тәнне дә дәвалыйлар. Искиткеч нарат урманы белән әйләндереп алынган корпуслар, сулыклары да бар. Монда терәк-хәрәкәт аппараты, хатын-кызлар, ир-атлар, балалар сәламәтлеге өчен махсус программалар каралган. «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвалау өчен «Поташно-Полянская» минераль суы кулланыла, ул үзенең химик составы буенча сульфатлы-натрийлыга керә һәм тирәлектә аз селтеле реакциягә ия. Гидрокарбонатлар сульфат һәм натрий белән сидек тозлары ясалуга комачаулый, инсулин секрециясен стимуллаштыра, тукымаларда шикәр транспортын яхшырта һәм углеводлар алмашу процессына уңай йогынты ясый. Сульфатлар ялкынсынуга каршы тәэсир итә, канда холестеринны киметә, антитоксик системаны торгыза. Кальций организмнан су чыгаруга ярдәм итә, ул сөяк тукымалары ясалу һәм нерв системасын ныгыту өчен кирәк. Туклану-сәламәтләндерү һәм дәвалау элементларының берсе. «Швед өстәле» системасы буенча өч тапкыр туклану 2 нче корпуста урнашкан беренче һәм икенче катлардагы ике залда оештырылган. Сезне ризыкларның киң сайланышы, кайнар һәм салкын эчемлекләрнең төрлелеге, югары культуралы хезмәт күрсәтү һәм баланслы меню көтә. Кирәк булганда шифаханә кунаклары диетсестра консультациясен алырга мөмкин. Игътибарлы официантлар һәрвакыт ризык сайларга ярдәм итәчәк.