Әлмәт таңнары
Әлмәт районы
18+
Odnoklassniki
Twitter
VK
Youtube
Telegram
Меню
КӨН ТЕМАСЫ
Соңгы хәбәрләр
Конкурслар һәм акцияләр
Реклама
Белешмәлек
Спорт
Спорт командалары
«Әлмәт» футбол клубы
«Әлмәт» футбол клубы
Тасвирлама:
Әлмәттә футбол федерациясе эшли, аның рәисе — Венер Ягудин.
Социаль челтәрләр:
https://vk.com/fcalmetrt
Футбол, билгеле булганча, бөтен халык ярата торган спорт төре. Әлмәттә ул 1953 елда шәһәр төзелгәннән бирле диярлек үсеш ала. 1956 елда Әлмәт җыелма командасы Мәскәүнең «Локомотив» командасы белән иптәшләрчә матчта очраша һәм бу очрашуны 3:2 исәбе белән җиңә. Бу җиңү күпмедер дәрәҗәдә шәһәрдә берничә яңа футбол командасы булдыруга ярдәм итә. Мәсәлән, 1963 елда Әлмәтнең 1нче ДПТУ өлкән мастеры Карев Александр «Монтажник» футбол командасын оештыра. Футбол безнең шәһәрдә бик яхшы футбол кыры һәм 5 мең урынга исәпләнгән трибуналары булган «Нефтяник» стадионы ачылу белән бәйле рәвештә аеруча үсеш ала. 1965 елда «Буровик» футбол клубы оеша һәм ул уңышлы гына 1980 елга хәтле эшләп таркала. 1980 елда Әлмәтнең «Радиоприбор» заводы канаты астында «Электрон» футбол клубы эшли башлый. 1993 елда безнең шәһәр командасына икенче лига осталары командалары ярышларында катнашу өчен урын бирелә. Ләкин футболчыларыбызның тәҗрибәсе, осталыгы җитмәү команда чыгышында чагылыш таба. Шул ук елда «Электрон» шәһәр тарихында беренче тапкыр Марокко профсоюзлары җыелма командасы белән халыкара матчта очраша. Уен нәтиҗәсе 1:1. 1995 елда клубның исеме «Девон» дип үзгәртелә һәм 1999 елда ул таркала. Шул ук елны «Алнас» футбол клубы оештырыла. «Алнас» ФК таркалганнан соң 2009 елда Әлмәт районында футбол буенча спорт мәктәбе оештырыла, аны Аркадий Павлович Данилов җитәкли. «Алнас-дубль» нигезендә җирле футбол патриотлары Р.А. Шәйдуллин, и. А. Мотыйгуллин һәм М. С. Нигъмәтҗанов тарафыннан «Нефтеград» командасы төзелә, ул ТР Чемпионатында чыгышларын дәвам итә. «Татнефть» ААҖ ярдәме белән коллектив яңа сезонда уңышлы чыгыш ясый – әлмәтлеләр кышкы беренчелектә өченче, ТР чемпионатында көмеш призерлар һәм ТР Кубогында ярымфиналчылар булалар, шул ук вакытта туган стеналарында бер тапкыр да җиңелмиләр. 2022 елда «Нефтеград» базасында «Әлмәт» клубы төзелә. Бүгенге көндә әлеге клуб уңышлы гына эшли. Татарстан республика чемпионатларында уңышлы чыгыш ясый.
Төп яңалык
Документлар
Төрле темалар
Безнең ДЗЕН
Подписаться
...
0
0
0
0
0
0
0
0
0