Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр арасында бокс буенча республика Кубогы узды [+ФОТОЛАР]

9 ннан алып 12 ноябрьгә кадәрге вакыт дәвамында Кукмарада бокс буенча республика Кубогы узды.

2018 елның 13 гыйнварында Удмуртия Республикасы белән матч очрашуы планлаштырылган. Әлеге Кубок ТР җыелмасын сайлап алу уңаеннан оештырылды. Анда Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Арча һәм Әлмәт шәһәрләре бар иде. 
Девон-Яшьлек клубының тренеры Раджив Низамиев әлеге сайлауга 14 боксчысын әзерләгән булган. Алар Әлмәтнең данын яклап чыктылар. 
Беренче урыннар: 
2003 елгы Хазар Мехтизаде ( 25 нче Урта мәктәп укучысы; 44 кг); 
2002 елгы Рәмис Галиев ( 1 нче Урта мәктәп укучысы; 54 кг); 
2002 елгы Яков Бодрягин ( 3 нче Урта мәктәп укучысы; 66 кг). 
Икенче урыннар: 
2004 елгы Тимур Дәүләтшин (7 нче Урта мәктәп укучысы; 52 кг). 
Өченче урыннар: 
2004 елгы Таһир Нуруллин ( 16 нчы Урта мәктәп укучысы; 38 кг);
2004 елгы Илһам Мехтизаде ( 25 нче Урта мәктәп укучысы; 44 кг); 
2002 елгы Идел Гыйльфанов ( татар гимназиясе укучысы; 46 кг); 
2003 елгы Рөстәм Хәмидуллин ( 10 нчы Урта мәктәп укучысы; 50 кг); 
2002 елгы Илнур Габдрахманов ( 24 нче Урта мәктәп укучысы; 57 кг); 
2002 елгы Илья Васенькин ( 18 нче Урта мәктәп укучысы; 63 кг).
Беренче урыннар ТР җыелмасы составына керделәр һәм бокс буенча матч очрашуында республиканың данын яклаячаклар. 
Егетләрне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса