Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь әниләрне бушлай укытачаклар [+ФОТОЛАР]

«Мама работает» коворкинг-үзәгендә оештырылган чарага 40 лап әни килде.

Шушы көннәрдә мәшгульлек үзәге белән берлектә коворкинг-үзәктә зур очрашу узды: яшь әниләргә башка һөнәрне үзләштерү өчен бушлай уку курслары ачылу хакында тәфсилләп сөйләделәр. Әйтергә кирәк, декрет ялындагы хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем бирү проекты республикада инде 2009 елдан бирле уңышлы гына тормышка ашып килә. Бу дәүләт программасы ярдәмендә 500 гә якын әлмәтле яңа һөнәрне үзләштереп, үзләрен башка эш урыннарында сынап караган. Быел янә мәшгульлек үзәге әлеге курсларны башлап җибәргән. 
– Бу укуларны якын арада эшкә чыгарга планлаштырган хатын-кызларга үзләренең һөнәри белемнәрен арттыру максатыннан оештырабыз. Тормышта төрле очраклар була: кемнәргәдер яңа эш урыннарына кайту өчен белемнәрен арттырырга кирәк, яки киресенчә күпләр яңа өлкәдә үзләрен сынап карарга тели. Гаиләдә бала тугач, бик сирәк хатын-кызлар гына тулы эш графигында үзләренең элекке эш урыннарына кайта ала. Шуңа күрә бик күпләргә әлеге укулар тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәр дип ышанабыз, – дип аңлатма кертте бу программага мәшгульлек үзәге бүлек начальнигы Лариса Журавлева. 
Чыннан да, декрет ялында утырган хатын-кызлар өчен берничә ел өйдә утырганнан соң кабат эшкә чыгу һәм анда тернәкләнеп китү бик авыр. Бигрәк тә инновацияле технологияләр замана белән идарә иткән дәвердә. Һәрвакыт квалификацияне арттырып, белемне күтәреп тору сорала. Менә шуларны күздә тотып, шулай ук әниләрнең гозерләрен дә исәпкә алып, әлеге өстәмә укулар быел биш юнәлештә алып барылачак: 1С программасы, кадрлар буенча инспектор, смета эше, дизайнер һәм чәчтараш. Инде берничә ел рәттән нәкъ менә әлеге юнәлешләр иң популярлардан санала икән. Укулар, билгеле, бушлай һәм, гадәттә, кичке вакытта оештырыла. 1С программасын үзләштерү өчен нибары өч атна җитсә, кайбер һөнәрне үзләштерү өчен өчәр ай укуларга йөрү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса