Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Япониядә Гран-при алган Алинә Әлмәттә шуа башлаган

Татар кызы - 15 яшьлек Алинә Заһитова Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды.

Баксаң, тимераякка ул беренче тапкыр Әлмәттә баскан икән. Әтисе безнең шәһәрдә эшләгәндә өч яшендә кыз бозга баса һәм беренче адымнарын ясый. Алинәнең әтисе Илназ Заһитов - хоккеист, тумышы белән Актаныш ягыннан. 1991-2014 елларда Ижауның «Ижсталь» хоккей командасы уенчысы. Шулай ук «Авангард» (Омск), «Нефтехимик» (Түбәг Кама), «Нефтяник» (Лениногорск), «Нефтяник» (Әлмәт), «Прогресс» (Глазов), «Сарыарқа» (Караганда, Казахстан) хоккей командаларында чыгыш ясый. Хәзерге вакытта «Ижсталь» командасы тренеры. 
Спортчы кыз Пхёнчханда узачак Олимпиадада катнашырга теләге булуын яшерми. Аңа кадәр Алинәнең Россия, Европа чемпионатларын узасы бар әле.

Мәгълүмат "Шәһри Казан" газетасыннан алып әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса