Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волейболчы шәфкать туташы [+ФОТОЛАР]

Гүзәл затларны көчсез итеп күзалларга күнегүебезгә карамастан, аларның күпчелеге тырышлыклары һәм сары алтын белән чагыштырырлык сабырлыклары ярдәмендә спорт дөньясында шактый зур уңышларга ирешә.

Бүгенге язмам тормышын спорт белән бәйләгән һәм якыннарында горурлык хисе уятучы Әдиля Газдалиева турында. Әдиләгә 19 яшь. Балачагының иң матур мизгелләрен Сарман районы Илексаз авылында уздырган. Башлангыч сыйныфта укыганда пионерболга һәм чаңгы ярышларына бик яратып йөргән. Аннары волейбол һәм баскетбол белән мавыга башлаган. Яшь кызда чиксез тырышлык, сабырлык һәм максатчанлык сизеп алган физкультура укытучысы Ләззәт Котдусович мәктәп елларында аңа зур терәк булган. Кыз үзе аны бик җылы сүзләр белән искә ала:

- Берәр ярыш турында сүз чыкса, мине шул минуттан әзерли башлый иде. Аның ышаныч тулы күзләрен күрә идем дә, бөтен көчемне куеп, тренерымның күңел кояшын болыт капламасын дип, җиңүгә таба горур атлый идем" дип сөйләде.

Кыңгыраулы мәктәп еллары тәмамлангач, Әдилә медицина көллиятенең шәфкать туташы бүлегенә укырга керә. Ташып торган энергияле, актив кыз анда да физкультура укытучыларын Илһам Камилович белән Эльвина Раисовнаны битараф калдырмый.

2014 елда шәһәрнең белем бирү йортлары арасында узган волейбол ярышларында катнаша һәм командасы белән беренче урынны яулый. 2016 елда шул ук спорт төре буенча Казанга бара һәм лаеклы рәвештә беренче урын яулап, кубок белән бүләкләнә.

Әлбәттә, спорт дөньясында барган каты көндәшлек турында барыбызга да билгеле. Һәр спортчы үзен уңай яктан күрсәтергә һәм беренче урын яуларга тырыша. Күпчелеге җиңелүне кабул итү түгел, хәтта ул турыда уйларга да калтырап тора. Тик Адилә бу күренешкә җиңел карый.

- Һәрвакыт беренче урыннар яулау мөмкин түгел, җиңелүләр дә була. Юлда кечкенә генә уңышсызлык очраса, кулыңны төшерү һәм бирешү дөрес нәрсә түгел. Киресенчә, хаталарыңны танып, ике-өч тапкыр күбрәк тырышырга кирәк. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" дигән сүз юктан гына килеп чыкмаган бит.

Тормышта уңышка ирешер өчен күп кирәкми. Иртән торып, беренче кояш нурларына елмайсаң һәм исән-сау булганың өчен Ходайга рәхмәт укысаң, бәхет иленең алтын ачкычлары синең кулыңда дигән сүз, - менә бу сүзләр Адиләнең зирәклеген күрсәтеп торучы төп билге булып тора да инде.

Әңгәмәне кызның кумиры турында сорамыйча тәмамлый алмадым.

- Бөтен Россия буенча уздырылган волейбол ярышларында өч тапкыр рәттән беренче урыннар яулаган һәм кубок белән бүләкләнгән, халыкара класслы спорт остасы Ольга Фадееваны үземнең кумирым итеп саныйм, - дип җавап бирде ул.

Хәзерге вакытта медицина көллиятендә соңгы курсында белем алуга карамастан, волейболны калдырырга уйламый Әдилә. Спорт - аның өчен яшәү чыганагы. Шуңа да бөтен күңеле белән ул сәламәт яшәү рәвешенә омтыла. Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Без сиңа сокланабыз, Әдилә!

Гөлназ Фәхриева

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса