Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ВИЧ- заман афәте

ВИЧ белән авыручылар саны көннән-көн арта.

Быел республикабызда Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча 1034 кешедә табылган. Бигрәк тә бу вирусны йөртүче кешеләр  Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә һәм районнарында күп. Чаллы да шушы исемлекне дәвам итә. Әле соңгы атнада гына автокалада дүрт кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланган.

Ноябрьнең уртасында алынган мәгълүматларга караганда Татарстанда 22 161 ВИЧлы кеше исәптә тора икән. Шуларның 104 е  балигъ булмаган балалар. Тагы шунысы билгеле: ВИЧ йөртүчеләрнең күбесе  урта яшьтәге ир-атлар.

1 декабрь- СПИДны, ВИЧны кистәтү көне. Шул уңайдан Роспотребнадзорның республикабыздагы бүлеге “кайнар линия” ачып җибәрде. Анда һәркем шушы проблема буенча үз соравын бирә ала.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса