Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул бердәнбер илгә

Билгеле булганча, 15 февраль татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел аңа 106 яшь тулган булыр иде.

Традиция буенча калабызда бу дата ел саен әдип исемен йөрткән урамдагы аның истәлегенә салынган һәйкәл алдындагы мәйданда билгеләп үтелә. Көн салкын булуга карамастан, агымдагы атнаның чәршәмбесе оештырылган шагыйрьне искә алу чарасына Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Г.А.Пайдуллина, язучылар, шагыйрьләр, киң җәмәгатьчелек, мәктәп укучылары килде. Ул матур гадәт буенча һәйкәлгә чәчәкләр куюдан башланды. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе И.С.Нәбиуллина бирегә җыелганнарны сәламләп, М.Җәлилнең кабатланмас шагыйрь, шәхес булуын билгеләп үтте.
Чараның икенче өлеше ял паркындагы «Ассоль» балалар кафесында дәвам итте. Анда калабызның 7 нче мәктәбе укучылары үзләренең эчтәлекле чыгышлары, югары дәрәҗәдәге әзерлекләре белән әдипләрне дә, журналистларны да, парк хуҗаларын да таң калдырдылар, сөендерделәр. Иң куандырганы аларның герой-шагыйрьнең шигырьләрен телне һәм шигырьләрнең үзлә-рен яратып һәм чын йөрәктән укулары булгандыр. Афәрин, 7 нче мәктәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250