Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Удмуртиядә хәрби часть территориясендәге янгынны алты көннән соң тулысынча сүндергәннәр

Янгын һәм снарядлар шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Удмуртиянең Пугачево бистәсе янында элеккеге хәрби часть территориясендәге янгын алты көннән соң тулысынча сүндерелгән, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

16 майда Пугачево бистәсе янындагы элеккеге хәрби часть территориясендә үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә, 2011 елда артиллерия арсеналында булган шартлаудан соң шартламыйча калган снарядлар кабат ата башлаган. 

 

Янгын һәм снарядлар шартлау нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Элеккеге хәрби шәһәрчектән 1,4 меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр, алар 17 майда өйләренә  кайткан.

Россия тикшерү комитетының Ижевск гарнизоны буенча хәрби бүлеге әлеге факт буенча тикшерү эшләре башлаган.

  • Янгын урыныннан 8 чакрым ераклыктагы Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетында шәһәрдә барысы да тыныч дип ышандырдылар. “Шәһәрдә шартлаулар ишетелә, әмма төтен юк – җил икенче якка исә. Биредә яшәүчеләргә куркыныч янамый", - дип хәбәр итте Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Рафаэль Ниязов.

Фото: http://www.tatar-inform.tatar
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса