Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТОРМЫШ – КИНО ТҮГЕЛ ЯКИ ИР БЕЛӘН ХАТЫНГА КАГЫЛГАН 38 АЧЫ ДӨРЕСЛЕК

–​ Башкалар кебек яшәп булмады...

Таныш-белешләрегез, якыннарыгыз арасында кайвакыт шулай дип әйтүчеләрне ишеткәнегез бармы сезнең? Үкенеп, үртәлеп, моңсуланып, ә кайвакыт – кызыгып, көнләшеп...

Минем өлкән яшьтәге бер танышып бик еш әйтә бу сүзне. «Башкалар кебек – ничек ул?» – дип сораганым бар аптырап.

–​ Киноларда күрсәткән парлар кебек... Яратышып, бер-береңне хөрмәт итеп... Авыр сүзләр әйтмичә генә... Әнә «Адәм белән Хава»да нинди матур гаиләләрне күрсәтәләр. Кешеләр ничек шулайлар аңлашып яшиләр, шаккатам! Без менә алай яши алмадык...

«Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында Ләйлә Дәүләтова алып барган тапшыру турында әйтүе.

–​ Ә мин ул тапшыруда катнашкан кешеләрнең шактыен беләм, күпләре белән аралашканым бар, – дим. – Һәм аларның тормышлары «Адәм белән Хава»да сөйләгәннән аерылган чаклар да аз түгел. Кем инде экранга чыгып, бөтен дөньяга: «Ирем хыянәт итте. Мин аны бик авыр кичердем. Әмма без бу хәлне икебез дә онытырга тырыштык. Искә төшкән вакытлар да булгалый», – дип сөйли?

Кызганыч, ул минем бу сүзләремне ишетми. Әллә ишетергә теләми? Югыйсә белеп торам – алар ире белән кешедән начар яшәмәгәннәр. Менә дигән балалар үстергәннәр. Тигезлек белән картайганнар.

Аны шулай үз әйткәннәремә ышандырырга тырышканда, кайвакыт үземнең уемны «тотып» алам: минем дә болай дип уйлаганым бар бит. Еш түгел, әмма уйлаганым бар...

Китаплар, сериаллар, «Адәм белән Хава» кебек тапшырулар ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне күп вакыт идеаллаштырып, ул бәхет һәм шатлыктан гына торырга тиеш дигән ялгыш караш тудыра бугай бездә. Тик тормыш бит кино да, матур китап та түгел, ул күпкә катлаулырак. Шушы көннәрдә кулыма белгечләрнең ике арадагы мөнәсәбәтләр турында әзерләгән 38 хакыйкате килеп керде. Ә хакыйкать күп вакыт ачы була... Кемдер боларны укыгач: «Кияүгә чыгу (өйләнү) кирәкме соң?» – дип тә уйлап куярга мөмкин. Кем белә, ялгызың, бәлки, җиңелрәктер. Әмма кемгәдер кирәк булу, ярату, яратылу – боларны тормышта берни дә алыштыра алмый. Иң мөһиме – күпне өмет итмәскә. Белгечләр шулай диләр. Аерылышучы парларның төп гаебе шул дип саныйлар.

Әйе, бу зур галәмдә бер-береңне эзләп табу бик авыр. Әмма саклау – тагын да авыррак. Түбәндә язылган юллар араларны көйләгәндә сезгә дә ярдәм итсен иде. Мин аны үзем өчен шуңа сакладым. Сез дә саклап куегыз.

Инде исемлеккә күчик.

1. Сез ирегезгә (хатыныгызга) һәрвакытта да ошамаячаксыз.

2. Сез ирегезне (хатыныгызны) һәрвакытта да теләмәячәксез.

3. Кайчакта сезнең ачуланган, ярсыган чакларыгыз да булачак.

4. Бер-берегездән ерак булган чакларда, сез бөтен вакытта да бер-берегезне сагынмаячаксыз.

5. Вакыт-вакыт сезгә бергә күңелсез булачак.

6. Юлыгызда сез сайлаган пардан күпкә яхшырак кебек тоелган кешеләр дә очратачаксыз.

7. Әледән-әле сез үзегезне бик ялгыз тоячаксыз.

8. Ирегез (хатыныгыз) сезнең клон түгел. Аңардагы аермалыклар белән килешү авыр, катлаулы булачак.

9. Сезнең йөрәгегезгә ул (ирегез, хатыныгыз) кайчак якын булачак, кайчак – юк.

10. Кайчак сез үзегезне сөйкемле итеп тоячаксыз, кайчак – юк.

11. Җенси тормышыгыз катлаулы да булырга мөмкин. Бу – нормаль күренеш.

12. Сез һәрвакытта да якынлык кылырга теләмәячәксез.

13. Кайвакыт сез үзегезнең ирегезгә (хатыныгызга) карата битараф та булачаксыз.

14. Кайчак сез ирегез (хатыныгыз) белән үзегезне гомерлеккә бергә кебек тоячаксыз. Ә кайвакыт сез болай хис итмәячәксез.

15. Чын мәхәббәт, ләззәт кенә түгел, көрәш тә әле ул.

16. Чын мәхәббәт эчендә курку да бар.

17. Курку – һәрвакыт курку булып тоелмаска да мөмкин. Кайвакыт ирегезгә (хатыныгызга) карата битарафлык, ачу килү яки бернәрсә дә сизмәүне тою сезне куркытачак.

18. Мәхәббәт тирәнрәк, зуррак булган саен, курку да көчлерәк.

19. Мәхәббәт көчлерәк булган саен, куркыныч, хәтәр дә зуррак. Бу – сезнең аны югалтырга да мөмкин икәнне аңлавыгыз дигән сүз.

20. «Минем аңардан китәсем килә. Башка хисләрне тоеп карыйсым килә. Башка кеше белән булып карыйсым килә». Әйе, кайчак сезнең башка шундый уйлар да киләчәк. Әмма болар бары тик уйлар гына. Андый уйларның булуы табигый һәм алар башкаларда да була. Әмма бу әлеге уйлар дөрес дигән сүз түгел. Еш кына алар курку аркасында туа.

21. Югарыда әйтелгән әлеге икеле-микеле уйлар, гадәттә, сезгә өйдә үзегез генә булганда килә. Яки ирегез (хатыныгыз) йоклаганда.

Мәхәббәт – сәгать теле кебек гел тибрәлеп тора ул. Бүген ирегездән (хатыныгыздан) башка яши алмыйсыз кебек тоелырга мөмкин, ә иртәгә сез аны беркайчан да күрергә теләмәячәксез. Гаилә тормышы озынрак булган саен, чынбарлыкны – «гаилә» дип аталаучы «читлек»не кабул итү җиңелрәк булачак.

22.​ Ирегез (хатыныгыз) белән сөйләшү, кайбер мәсьәләләрдә килешү шулкадәр авыр булачагы үзегезне дә гаҗәпләндерәчәк. Күпләр үзләренең ике арадагы мөнәсәбәтләрен башкаларныкы белән чагыштыралар. Әмма моны эшләүдән сак булырга кирәк: социаль челтәрләргә барыбыз да тормышыбызның иң матур мизгеләрен генә тезәбез бит. Әллә сез сокланып караган парларның тормышлары гел фотосурәттәге кебек матур гына бара дип уйлыйсызмы?

23.​ Гаиләдә тавыш чыгулар котылгысыз.

24.​ Үз-үзеңә һәрвакыт иреңнән (хатыныңнан) әйбәтрәк, гаделрәк кебек тоеласың.

25.​ Сез әледән-әле бер-берегезне кимсетергә мөмкинсез.

26.​ Кайчакта бер-берегезгә белә торып, каты бәреләчәксез, авырттырыбрак әйтергә тырышачаксыз.

27.​ Ышанычны югалту бик тиз. Беркайчан алай булмас димәгез.

28.​ Сез теләсәгез-теләмәсәгез дә, үткәннәр бүгенге мөнәсәбәтләрегезгә дә үтеп керә: балачакта кичергән үпкәләр, дусларның хыянәте, аерылышу ачылары... Җандагы бу әрнүләрне бер-берегездән яшерә алмаячаксыз. Һәрберебез эчке дөньябызның көзгесе генә бит. Ә ул көзгедә начар әйберләр яхшысыннан бер дә ким түгел.

29.​ Никах барысын да хәл итә дип өметләнмәгез. Ул бернинди проблемаларны да чишми. Мөнәсәбәтләрегез ныграк булсын өчен икегезгә дә тырышырга, үсәргә кирәк булачак.

30.​ Балалар тугач, бигрәк тә беренче елларда, барлык таләпләрегез, ихтыяҗларыгыз да үтәлмәячәгенә ияләшергә туры киләчәк. Балаларга мәхәббәт тә үзгәреп торачак: бер артачак, бер кимиячәк. Балалар сезнең көндәлек тормышны бик нык үзгәртәчәк. Сез теләгән якка түгел, әлбәттә.

31.​ Балалар кечкенә чакта тормыш җиңел була алмый. Сабыр итегез. Алар үсәчәк. Һәм барысы да үзгәрәчәк.

32.​  Ярсып киткән чакларыгыз, «мине, минем гаиләгә керткән өлешемне бәяләүче юк» дип уйлаган вакытларыгыз да булачак кайчакта.

33.​  Сезгә үсәргә, җитди кешегә әйләнергә туры киләчәк.

34.​  Кайчакта горурлыгыгызны читкә куеп, беренче булып гафу үтенергә дә туры киләчәк.

35.​  Ялга бару белән бәйле кайбер мөмкинлекләрдән баш тартырга да туры килер. Икегез бер булып, бер гаилә булып яши башлагач, күңел ачуларга караганда, матди тотрыклылыкның мөһимрәк икәнен аңлаячаксыз.

36.​  Еллар үтү белән романтика уза, бетә диләр. Барысы да үзегездән тора – аны саклый белергә генә кирәк.

37.​  Күңелегездә үпкәләр булачак. Үткәннәр белән бәйле ул үпкәләрдән арыну, котылу юлларын табарга кирәк. Сезнең мөнәсәбәтләр шул очракта гына нык булачак.

38.​ Сез бергә картаячаксыз.

Берегез икенчегезнең ничек картайганын күреп торачак. Тик үзеңдәге үзгәрешләргә караганда, яныңдагы кешедә булган үзгәрешләрне күзәтү җиңелрәк. Хатыныгызның (ирегезнең) битендә җыерчыклар пәйда булачак, гәүдәсе калынаячак, чәчләр сирәгәячәк... Бу сезнең өчен борчуга әйләнергә дә мөмкин. Ә бәлки, шатлык кына булыр? Үзегезнең инде бик озак еллар бергә булганыгызга горурлансагыз, шулай да була ала.

Гөлнур САФИУЛЛИНА

http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=7301

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X